Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган көнең белән, лицей

Гомер су кебек ага да ага. Демократия җилләре, илдәге үзгәрешләр мәгариф системасына уңай йогынты ясады, яңа төр уку йортлары - лицейлар, гимназияләр, көллиятләр үсеп чыкты. Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей - моның ачык дәлиле. 19 октябрьдә ул юбилеен - ачылуына 25 ел тулуны билгеләп үтә. 25 ел...


Гомер су кебек ага да ага. Демократия җилләре, илдәге үзгәрешләр мәгариф системасына уңай йогынты ясады, яңа төр уку йортлары - лицейлар, гимназияләр, көллиятләр үсеп чыкты. Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей - моның ачык дәлиле. 19 октябрьдә ул юбилеен - ачылуына 25 ел тулуны билгеләп үтә. 25 ел - тарих өчен бер мизгел генә. Әмма лицей бу чор эчендә үзен танытып өлгерде, ата-аналарның, укучыларның, укытучыларның абруен казанды.
Лицей белән якынрак танышу өчен берникадәр фактлар, саннар китерик. 25 ел эчендә лицейны 2000 укучы тәмамлады, шуларның 119ы - алтын, 139ы көмеш медальгә лаек булды. Шунысы куанычлы, медалистлар лицейда алган белемнәрен Россиянең һәм Татарстанның югары уку йортларында имтихан биргәндә тулысынча аклады, бу - уңай күренеш.
Бүгенге көндә лицейда 124 укытучы эшли, аларның 35е югары, 45е беренче дәрәҗәгә ия. 4 Татарстанның атказанган укытучысы белем бирә: В.В.Кибец - рус теле һәм әдәбиятыннан, Ә.Ш.Садриев - тарихтан, Т.Х.Абдрахманова һәм О.Г.Садыйкова - математика фәннәреннән. 6 - Россиянең мәгариф отличнигы, 1 - Каюм Насыйри исемендәге, 1 - Сорос бүләге лауреаты, 7 - Россия Федерациясенең хөрмәтле хезмәт-кәре, 9 - Россия һәм Татарстанның хезмәттәге уңышлары өчен медале, 1 - Михаил Ломоносов, 3 - Казанның 1000 еллыгы, 1 - А.С.Пушкин медале, 10 - Татарстан һәм Россия күләмендә җиңүче- лауреат эшли биредә.
Физика-математика, гуманитар һәм табигать белеме фәннәре юнәлешендә эш аеруча уңышлы алып барыла.
Лицейның мәйданы шактый зур. Биредә 55 сыйныфта 1434 бала укый, фән нигезләрен тирәнтен үзләштерә. Төп максатыбыз - иҗади эшләүче, әхлаклы, әдәпле, рухи яктан нык, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы, хәзерге заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү. Моның өчен А.С.Пушкин исемендәге лицейда шартлар җитәрлек: медицина бүлмәсе, китапханә, спорт заллары, бассейн, актлар залы, ашханә, слесарь һәм тегү остаханәләре, технология, психолог, 40 уку бүлмәсе укучыларга хезмәт күрсәтә. Стационар бүлмәләрдә һәм укытучылар кулындагы 246 компьютер һәм ноутбук фән нигезләрен ныклап өйрәнүгә ярдәм итә.
Лицей китапханәсе кирәк китапларны башка шәһәрләрдән дә яздырып ала, үзендә дә җитәрлек. Уку залында һәм китапханәдә 30 меңгә якын китап бар, күбесе соңгы елларда нәшер ителгән, заман таләпләренә туры килә.
Спорт залы, спорт мәйданчыгы уңышлы эшли. Татарстан һәм Россия күләмендә җиңүчеләребез байтак, мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогы теорияне практика белән бәйләп алып баруда ярдәм итә. 220 укучыга исәпләнгән мәктәп ашханәсе көн әйләнәсендә барлык укучыларны кайнар аш белән тәэмин итә.
Лицей үзенең традицияләренә тугрылыклы кала: җыр-бию, театр фестивальләре, яшь шагыйрьләрнең, музыка сөючеләрнең, рәссамнарның англо-америка мәдәнияты, Гашыйклар көне, Жуков, Онегин укулары үткәрелә, дидактик театр, 5 музей эшли, музей педагогикасы дәресләрдә киң кулланыла.
Елга бер мәртәбә «Хезмәт, иҗат, талант» девизы астында фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрелә. Сыйныфларда сайлап алу турыннан соң иң яхшы дип табылган докладлар лицей күләмендә үткәрү өчен тәкъдим ителә. Лицей күләмендә ел саен дистәләгән укучының доклады югары бәяләнә, лицей күләмендәге төрле бүләкләргә лаек була, йөзләгән укучыбыз халыкара математика бәйгесендә катнаша, әйбәт күрсәткечләргә ирешә.
Лицей Казанның педагогия һәм дәүләт университетлары, төзелеш академиясе, химия-технология, авиация институтлары белән тыгыз элемтәдә яши.
Билгеле булганча, 1999 елда бөек рус шагыйре
А.С.Пушкинның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелде. Бу уңайдан ирешелгән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1999 ел 5 май карары белән лицейга А.С.Пушкин исеме бирелде.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл дигән гыйбарәдән чыгып, лицейга урын түрдән. Бу хакта төрле ярышларда беренчелекне алган документлар, дистәләгән кубоклар сөйли. Мәскәү, Новороссийск, Анапа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә кадет сыйныфы укучылары алдынгы урыннарны яулады. Физкультура укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе А.Родионов бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә. Эльвира һәм Илдар Гыйматовлар республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән ориентлашу буенча ярышларда дистәләгән мәртәбә беренче урынны яулады. Евгений Белов лицей данын еракларга таратты, чаңгыда узышу буенча халыкара спорт мастерлыгы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә менә Ю. Старостин спортның күп төрләре буенча 10 мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы булды, Е.Петухов, Я.Андреева, Ш. Сабиров, Е.Карсоноваларның спорттагы уңышлары - күркәм күренеш.
Татарстан, Россия күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда соңгы елларда 31 укучыбыз лауреат исеменә лаек булды, В.А.Савельев сыйныф җитәкчеләренең республика конкурсында җиңү яулады.
Лицейны тәмамлаган укучыларыбыз халык хуҗалыгының төрле тармакларында уңышлы гына эшлиләр. Араларында министр урынбасарлары, педагоглар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре шактый күп. Бүгенге көндә элеккеге укучыбыз Сергей Эйдерман Канадада студентларга лекцияләр укый, Евгения Гайфуллина Лондон мәктәпләрендә испан һәм француз телләрен укыта, Дарья Евсеева Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр (МГИМО), ә Юрий Воронцов Мәскәү дәүләт университетында әйбәт укый.
Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны үти барып, лицейда татар һәм рус телле балаларга татар телен укыту буенча сизелерлек эш алып барыла. Югары белемле 19 татар һәм әдәбияты укытучысы эшли. Узган уку елында уку-укыту эшләре «татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологик методларын куллану» дигән тема буенча алып барылды.
М.Миңнуллина «Мастер класс» исемле республика бәйгесенең муниципаль турында катнашты, «Компьютерда иң оста эшләүче» номинациясендә җинеп чыкты. Д.Бәдертдинова, М.Кадомцева, Г.Нәҗипова, Д.Зәйнуллина, Ф.Әбрарова, Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамоталарына, сертификатка, рәхмәт хатларына лаек булды. Укытучыларыбыз Г.Әшрәпова, Д.Биккинина, М.Кадомцева, М.Миңнуллина, Д.Бәдертдинова укучылары «Туган як шәхесләре» исемле Бөтенроссия иншалар бәйгесендә уңышлы катнашты.
Р.Касыймова, Г.Гизеева, Д.Габидуллина, И.Мәгъсумова, Г.Хәмидуллиналар муниципаль семинарларда ачык дәресләр күрсәтте.
«Тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеге» дигән исем астында узган семинар уңай бәя алды, язучы Резидә Вәлиева белән очрашу матур тәэсир калдырды.
«Тукай безнең йөрәкләрдә», «Тукай иҗаты - илһам чыганагы», «Ач син, Тукай, сәхнә телемне»,
«А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда Тукай елы» дигән мероприятиеләрдә, Габдулла Тукай елын ябу тантанасында барлык татар теле укытучылары һәм күпсанлы укучыларыбыз актив катнашты. Шулай ук Муса Җәлил иҗатына багышланган чаралар, «Әбиемнең сандыгы», Халыкара туган тел көне, «Туган ягым минем» исемле конференцияләр, Нәүрүз бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» республика акциясе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу, Тукай атналыгы, «Чын патриотлар тәрбияләү - заман таләбе» исемле ата-аналар конференциясе, Кырлайга сәяхәт татар теле укытучыларында һәм укучыларда горурлык, зур канәгатьләнү хисләрен уятты, тагын да тырышыбрак эшләргә, укырга өйрәтте.
Лицейда үткәрелә торган барлык уку-укыту процессын, тәрбия чараларын чирек гасыр буе - ягъни 25 елдан бирле Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, А.С. Пушкин исемендәге медаль иясе Валентина Васильевна Кибец уңышлы җитәкли.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев