Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыштан алынган гыйбрәтле мәхәббәт тарихы

Зөһрә вокзалда кассир булып эшли һәм күзе ирексездән ишек төбендә соранып утыручы инвалидка төште.

Ул инде биредә беренче генә көн түгел. Бүген эштән кайт канда аның идәнгә куйган баш киеменә акча төшерде. Шундый бәхетсез япь-яшь ирне жәлләп, йөрәге кысып куйды. Шул мизгелдә егет башын күтәреп аңа бакты. Зөһрә әлеге карашта сыкрану һәм ваемсызлык белән чиктәш өметсезлек күрде. Әйе, ул инде тормышка битараф иде. Акча җыя, эчә, подвалда йоклый - шуның белән шул. Хатынның аңа нинди дә булса яхшылык эшлисе килеп китте. Ул инвалидны вокзал кафесына чакырды. Ир култык таякларын алды, әллә инде чакыруга бөтенләй дә исе китмәде, көчкә торып басты да: «Таһир», - диде. «Зөһрә», - дип, көчкә телен әйләндерде хатын, исемнәренең ничек туры килүенә исе китеп.

Алар кафеда утырдылар, Таһир йотлыгып ашады, чөнки аның мондый тәмле ризыкны күптән инде авызына да алганы юк иде. Аракыдан да баш тартмады. «Төшереп» алгач, исерек машина йөртүче аркасында авариягә эләгеп дустының үлүен, ә үзенең аяксыз калуын сөйләде. Инвалид иреннән туеп, хатынының башкалар белән чуалуын һәм үзенең өеннән чыгып китүен дә өстәде.

Шул көннән соң Зөһрә көн саен, диярлек Таһир янында туктала башлады. Йә үзе пешергән камыр ризыгы, йә кыздырган балык белән сыйлады. Таһир рәхмәт әйтеп кабул итә иде. Ә бер көнне ул аңардан: «Юынасың киләме?» - дип сорады. Менә монда ир гаҗәпләнми булдыра алмады:

- Син мине кунакка чакырасыңмы?
- Әйе.
- Ә «бомж»ны өеңә кертергә курыкмыйсыңмы соң?
- Юк, - диде хатын нык итеп.
Таһирның аңа бернинди дә начарлык эшләмәячәген Зөһрә йөрәге белән тойды. Пычрак әйберләрне кер машинасына салып кабызып җибәрде, иренең «күгәрченкәе» янына чыгып киткәндә алып китеп бетермәгән киемнәре менә хәзер ярап куйды. Нигә саклап ятты инде ул аларны? Үзе дә белми, ә менә кирәге чыкты. Зөһрә Таһирдан җиде яшькә олырак булып чыкты.
Юынып, чиста киемнәр кигәч Таһир бөтенләй башка кешегә әверелде. Хәтта өстәл артында шаяртырга да маташты. Зөһрәгә бик зур рәхмәтләр укыды. Чыгып киткәндә: «Әйбәт син. Мин инде андыйлар калмаган дип уйлаган идем», - диде. Үзенең мондый ярдәме белән генә бу ирне коткара алмаячагын Зөһрә аңлый, шуңа, аяк киемнәрен төзекләндерү остаханәсе тоткан абыйсыннан Таһирны эшкә алуын үтенде. Абыйсы: «Синең өчен генә алам, әгәр дә ялкау булса яки эчкәнен күрсәм, шунда ук куып чыгарам», - диде.
Таһир Зөһрәдән: «Син боларны минем өчен нигә эшлисең? Мин бит сиңа бөтенләй чит кеше», - дип сорады. Бу сорауга ул ничек җавап бирергә дә белмәде. Яхшы ир-атның юкка чыгып баруын күрде, ярдәм итәсе килде. Ә бер көнне «миндә яшә» диде... Шулай итеп алар бергә яши башлады. Таһир тырыш ир булып чыкты. Эшкә дә тиз өйрәнде. Ул Зөһрәнең аны аңлавын, аның мәшәкатьләре белән яшәвен тойды. Үзе дә аңардан башка тормышын күз алдына китерә алмас булды. Озак кына экономияләп, яңа протез алдылар. Хәзер алар урамнан барганда Таһирның тездән өстә бер аягы киселгәнен беркем белми дә. Менә шулай, «ир иткән дә - хатын, юк иткән дә - хатын», дип юкка гына әйтмәгәннәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев