Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдинов вафат

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зур югалту кичерә. Бүген, 25 гыйнвар көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты ШӘЙХЕТДИНОВ НАИЛ ШӘМСЕТДИН улы вафат булды.

Бу турыда театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 26 гыйнвар 10.00 сәгатьтә Тинчурин театрында узачак.
Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
Шәйхетдинов Н.Ш. театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның "Кыр казлары артыннан"- Әкбәр, "Сандугачлар килгән безгә"- Хәмзин, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкарды.
Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның "Әллә өйләнергә инде?"сендә Әхмәт, Х.Вахитның "Кияүләр"ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!"ында Гайфи, М.Горькийның "Кояш төшмәгән җирдә" сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым"ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның "Йосыф- Зөләйха"сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның "Эх,алмагачлары!"ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.
Шәйхетдинов Н.Ш. театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
Шәйхетдинов Н.Ш. башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X