Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төбәгебезнең дин тарихын үзебез языйк

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамында төзелеп килүче «Җәмигъ» мәчете, һичшиксез, шәһәребезнең йөзек кашы, безнең горурлыгыбыз. Бүгенге көндә мәчеттә намаз укыла, дини бәйрәмнәр уздырыла.

Никах уку, балага исем кушу һәм башка дини йолалар башкарыла. Һичшиксез, мәчет халык тормышында зур роль уйный. Безнең калабызда мәчетләр ХХ гасыр ахырында, Ислам дине куәт алган чорда төзелә башладылар. Бик күп авылларда мәчетләр торгызылды. Дингә сусаган халык гыйбадәткә омтылды. Ләкин халык хәтерендә дәһшәтле, аянычлы еллар бик тирән яралы эзләр калдырды.
Без - дәүләте җимерелгән, манаралары киселгән халык. Менә шушы хакыйкатьтә, нинди генә сәясәтләр алып барылса да, милләтебез үзенә генә хас моңлы теле, киеме, гореф-гадәте, дине, тирән тамырлы, күп гасырлы рухи-әхлакый, милли дини мирасы белән яши бирде. Телен, тарихын онытмаган халык яши, диләр. Бай тарихыбыз­ны белеп, өйрәнеп, киләчәк буыннарга да тапшырып саклап калыйк. Шушы нияттән «Җәмигъ» мәчетендә «Хәтер бүлмәсе» оештырыла. Без монда шәһәребездә һәм авылларыбызда ислам дине тарихын яктыртасыбыз килә. Бу эшне халык белән бергәләп башкарсак кына барып чыгар, дип, уйлыйм. Чөнки бүгенге көндә безнең арабызда әле репрессия чорында яшәгән, манаралар киселүен күргән, мәсхәрәләнгән, җәберләнгән мулла-имамнарның исемнәрен белгән, үзләрен күргән кешеләр яши. Бу вакыйгаларны алардан да әйбәтрәк итеп кем халыкка җиткерер? Авыл өйләрендә кадерләп сакланган Коръән, дини китаплар, шәмаилләр, әби-бабаларыбызны белеп, хөрмәтләп искә алып төзелгән шәҗәрәләр «Хәтер бүлмәсе»ндә кыйммәтле истәлекләр булса иде. Хөрмәтле дин кардәшләребез, Сезнең хәбәрләрегезне, ярдәмнәрегезне көтеп калабыз.
Әминә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев