Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татмедиа» АҖ делегациясе Кырымда «Ак Барс» балалар сәламәтлек саклау үзәге төзелешен карады

«Татмедиа» медиахолдингы делегациясе Кырымның матур ярында урнашкан «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Сәламәтләндерү комплексы быел ук беренче балаларны ялга кабул итәр дип планлаштырыла.


«Төзелешнең беренче чиратын агымдагы ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла, икенчесен — 2022 елның июненә. Беренче чират кысаларында күпфункцияле спорт комплексы, клуб, ашханә, балалар өчен йокы корпусы төзелде. Шулай ук якын-тирә территория дә актив төзекләндерелә. Икенче чират кысаларында бассейн һәм тагын бер йокы корпусы төзеләчәк», — дип сөйләде «Татинвестгражданпроект» ДУП төзүче вәкиле Кира Маслова.

Балалар комплексы төзелеше 2021 ел башында башланды. Элек биредә ташландык биналар һәм корылмалар иде, хәзер исә парк төзү нәтиҗәсендә заманча кыяфәткә ия булды. Гомуми мәйданы 7,2 гектар булган Комплекс парк территориясендә урнашачак, ул 70 гектар мәйданны били.


Хәзерге вакытта төзелә торган объект урынында балалар сәламәтләндерү лагере бар иде инде. Әмма аның инфраструктурасы яраксызга чыккан иде. Корпуслар иске, җимерелгән биналар урынында торгызыла. Хәзер биредә заманча комплекс булачак, анда балалар белән очрашуга танылган остазлар чакырылачак.

Биредә Татарстаннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар ял итә алачак. "Сменалар концепциясе бүгенге көндә эшләнә. Үзәктә профильле сменалар оештырылачак. Төрле сменаларга яшь спортчылар, мәдәният вәкилләре, шулай ук фән белән шөгыльләнүче балалар һәм башка бик күпләр килә ала. Беренче сменаны техник режимда быел күрергә планлаштырабыз", - дип аныклады төзүче вәкиле.

Элегрәк «Татар-информ» МА «Татмедиа» АҖ делегациясенең Кырымга эш визиты белән (с рабочей поездкой в Крыму) килүен хәбәр иткән иде. Визитның максаты-ике республика арасында мәгълүмат һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу. Делегация составына Кырым җәмәгатьчелегендә популяр булган баш мөхәррирләр, Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев