Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстанның чаңгы юллары-2013»

10 февральдә «Маяк» спорт комплексы базасында «Татарстанның чаңгы юллары-2013» республика массакүләм чаңгы ярышлары узды. Район авылларында һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче спортчылар да мондый төр ярыштан читтә калмады. Барысы 4 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән төрле предприятие, оешма һәм учреждениеләрдән 81 җитәкче дә, кул астында эшләүчеләр белән бергә, чаңгы...

10 февральдә «Маяк» спорт комплексы базасында «Татарстанның чаңгы юллары-2013» республика массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Район авылларында һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче спортчылар да мондый төр ярыштан читтә калмады. Барысы 4 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән төрле предприятие, оешма һәм учреждениеләрдән 81 җитәкче дә, кул астында эшләүчеләр белән бергә, чаңгы юлына чыкты. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, спортчылар 1, 2, 3 чакрымда ярышты. Татарстанда июль аенда узачак Универсиаданы исәпкә алып, 2013 метрга ярышучылар да табылды. Пенсионерлар да, кечкенә балалары белән гаиләле кешеләр дә чыкты ярышка.
Спорт бәйрәме, һәрвакыттагыча, җырларга, тәмле-татлы сүзләргә да бай иде. Спортчылар ярышкан арада ял итүчеләр өчен шәһәрнең үзешчән сәнгать коллективлары әгъзалары биеде, җырлады. Сәхнәнең Универсиада символы - барслар белән бизәлүе дә, кәефне күтәреп, бәйрәмгә - ямь, спортчыларга көч-куәт биреп, җиңүгә дәртләндереп торды.
Ярышта җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле призлар тапшырылды. Иң өлкән һәм иң нәни катнашучы да бүләк белән китте ярыштан. Шулай итеп, «Татарстанның чаңгы юллары-2013» ярышында менә кемнәр җиңүче булып танылды.
«Гаилә эстафетасы» номинациясендә:
I урын - Беловлар гаиләсе;
II урын - Низаметдиновлар гаиләсе;
III урын - Голландскийлар гаиләсе.
60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар арасында:
I урын - Кирпичников Евгений, 1946 елда туган;
II урын - Рыбаков Виктор, 1949 елда туган;
III урын - Пичугин Валентин, 1947 елда туган.
55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:
I урын - Сорокина Роза, 1954 елда туган;
II урын -Чернядьева Лариса, 1941 елда туган;
III урын - Данилова Светлана, 1943 елда туган.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X