Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Сосновка – Казан һәм Арча - Яшел Үзән электричкаларының расписаниеләре үзгәрәчәк

Татарстанда 28 июльдән Сосновка – Казан һәм Арча – Яшел Үзән электричкаларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.

"Коркачык - Арча аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле шәһәр яны поездларының хәрәкәте үзгәрәчәк", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, Сосновка – Казан 6427нче номерлы поезд бер көн, 28 июльдә Сосновка станциясеннән 13.55 сәгатьтә -10 минутка соңрак юл тотачак. Үзгәрешләр электричка маршрутындагы барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 17.31 сәгатьтә килә.

6427нче Сосновка – Казан шәһәр яны поезды 29 июльдән 12 августка кадәр Вахитов станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Вахитов станциясендә ул 17.18 -17.24 сәгатьтә булачак, ә Казанга 17.30 сәгатьтә киләчәк.

Арча – Яшел Үзән 6477нче номерлы электричка 28 июльдә Арча станциясеннән 15.39 сәгатьтә яки 14 минутка алданрак китәчәк. Үзгәрешләр Дәрвишләр станциясенә кадәр поезд бару юлындагы барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Аннары ул гамәлдәге расписание буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев