Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан буенча беренче!

Яшел Үзән районы яшьләре спорт ярышларында уңышларга ирешеп сөендереп тора безне. Әле күптән түгел генә республика чаңгы узышларында ялтырап алганнар иде, менә тагын баскетбол буенча җиңүгә ирешеп район данын югары күтәрделәр. Идел буе зонасы буенча мәктәп укучылары арасында республика ярышлары «Авангард» спорт комплексында узды. Баскетбол уеннарын тамашачылар да кызыксынып карады....

Яшел Үзән районы яшьләре спорт ярышларында уңышларга ирешеп сөендереп тора безне.


Әле күптән түгел генә республика чаңгы узышларында ялтырап алганнар иде, менә тагын баскетбол буенча җиңүгә ирешеп район данын югары күтәрделәр. Идел буе зонасы буенча мәктәп укучылары арасында республика ярышлары «Авангард» спорт комплексында узды.
Баскетбол уеннарын тамашачылар да кызыксынып карады. Ярыш бик киеренке барды. Яшь баскетболчылар бөтен көчләрен куеп тырышып уйнады. Васильево бистәсендәге 2нче урта мәктәбе командасы уенчыларының осталыгына тиңнәр булмады - егетләр беренче урынны алды. Бу җиңү, әлбәттә, аларның физкультура укытучысы Юрий Филимоновның да зур уңышы булып тора. Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицеенда укучы кызлардан торган команда Буа кызларына гына биреште һәм алар мактаулы икенче урынны яулады. Яшьләребезнең спорт ярышларының башка төрләрендә дә әйбәт уңышларга ирешүләрен телибез.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X