Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Танаенда көрәш бәйгесе

Районның яшь көрәшчеләренә көч сынашырга мөмкинлек табылып тора. Әйткәнебезчә, спортчылар үзара ярышып кына остара ала. Яңа елга кадәр үк, 22 декабрьдә Татар Танае урта мәктәбендә «Кызыл Шәрык»-Агро» ААҖ призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча традицион районара турнир булып узды. Бу мәртәбәле ярышны Татар Танаенда ел саен менә шулай зурлап уздыра...

Районның яшь көрәшчеләренә көч сынашырга мөмкинлек табылып тора. Әйткәнебезчә, спортчылар үзара ярышып кына остара ала. Яңа елга кадәр үк, 22 декабрьдә Татар Танае урта мәктәбендә «Кызыл Шәрык»-Агро» ААҖ призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча традицион районара турнир булып узды. Бу мәртәбәле ярышны Татар Танаенда ел саен менә шулай зурлап уздыра башладылар.
Турнирга Яшел Үзәннән, Апас районыннан, шулай ук Татар Танае, Күгәй, Олы Яке, Мамадыш-Әкил, Олы Карагуҗа авылларының иң көчле көрәшчеләре килде. Барлыгы 50дән артык спортчы көч сынашты анда. Бу турнирда шулай ук 2013 елда ТР Спартакиадасында катнашу өчен Яшел Үзән җыелма командасын туплау да максат итеп куелды.
Мәртәбәле ярыш мәктәпнең матур итеп бизәлгән спорт залында тантаналы итеп башланып китте. Тантанада әлеге чараны оештыручылар, иганәчеләр, ветеран көрәшчеләр, авыл кешеләре, яшьләр көрәше өчен ут йотучылар катнашты. Алар яшь спортчыларга җылы сүзләр әйтте, җиңү һәм уңышлы чыгышлар теләде.
Ярыш бик киеренке барды, һәр спортчының җиңүгә ирешәсе, җыелма команда составына керәсе килде. Хөкемдарлар һәр авырлык категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләде. Ярыш призерлары һәм җиңүчеләре ярышның төп иганәчесе «Кызыл Шәрык»-Агро» җәмгыяте әзерләгән медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Яшел Үзән муниципаль районы көрәшчеләре, шәһәрнең спорт көрәше мәктәбенең үзендә һәм филиалларында тырышып шөгыльләнүче яшүсмерләр чираттагы тапкыр үзләренең осталыгын күрсәтә алды. Өметле яшьләр үсеп килә һәм алар республика мәйданнарында да сынатмас дип ышанырга була. Хәзер аларга яңа көч туплап, тагын да ныграк әзерләнеп республика ярышына барырга була.
Турнирда I,II,III урын алган спортчылар: 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә I урын алучылар: Мостафин Илфат, Менделуц Эдуард, Салаватуллин Булат, Әхмәтҗанов Алмаз, Галиуллин Инсаф; II урынга лаек булганнар: Садриев Айдар, Вильданов Илнар, Минһаҗев Илназ, Багитов Илмир, Яруллин Илназ, Шәрәфетдинов Ирек; III урында: Яриев Айнур, Гайнуллин Рәис, Шәйхуллин Раил, Минһаҗев Илназ, Йосыпов Рамил, Галләмов Фәнис.
14-16 яшьлекләр арасында I урынга лаек булганнар: Сафин Динар, Гайнуллин Даут, Әхмәтҗанов Айрат, Салаватов Айнур, Сөнгатуллин Рәдиф, Менделуц Эдуард, Измайлов Самат; II урында: Хәйруллин Расил, Минһаҗетдинов Илнур, Кәримуллин Данил, Хәмидуллин Илнур, Насыйбуллин Алмаз, Заһидуллин Рәмзис, Салаватуллин Руслан, Сөнгатуллин Рамил; III урында: Назыков Миран, Уразов Адел, Мөхәммәтҗанов Руслан, Ибәтуллин Акмал, Галиев Булат, Вәлиев Инсаф, Ямалиев Равил, Мостафин Илназ.
Ә.Асылгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X