Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Исламында тыюлык булачак

Фәнис Яруллинның тирән дәрьясыман киң колачлы поэзиясендә энҗе бөртегедәй бер шигыре бар. «Туган ягы кирәк кешегә» дип атала. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә, Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә, - дип, гади генә сүзләр белән туган якка тартылуыбыз көчен ачкан да салган. Әйе, туган як...

Фәнис Яруллинның тирән дәрьясыман киң колачлы поэзиясендә энҗе бөртегедәй бер шигыре бар. «Туган ягы кирәк кешегә» дип атала.
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә, - дип, гади генә сүзләр белән туган якка тартылуыбыз көчен ачкан да салган.
Әйе, туган як ул - газиз ата-ана нигезе, тугандай күргән күршеләр, беренче укытучы, ак пәрдәләре дә томалый алмаслык янып торган яран чәчәкләренә күмелгән тәрәзәле авыл йортлары... Саный китсәң, күп инде ул еш кына төшләргә кереп йөдәткән туган як күренешләре. Әнә шуның кадерен белеп, аның илгә-көнгә күрсәтерлек матурлыкларын сакларга, һәм аны, чыннан да, киләчәк буынга җиткерергә тырышучы, аны данлаучы күренекле якташларыбыз «Элекон» заводының башкарма директоры Равил Мингалиев җитәкчелегендә бер оешмага тупланып, туган җиребез өчен булган файдалы эшләргә юнәлеш бирә.
Якташлар җәмгыятенең чираттагы күчмә утырышы районыбызның тарихи саналган авылы Татар Исламында булды. Узган ел биредә авылның йөзен төптән үзгәртерлек вакыйгалар булды: авыл уртасындагы күл төзекләндерелде, урамнар чистартылды, авыл паркы булдырылды, Изге Касыйм мәчете ачылды.
Мәчет ачу тантанасында Татар Исламындагы тарихи ядкарь булырлык урыннарны - Изге Касыйм чишмәсен, Касыйм шәех күмелгән зиратны, яңа мәчетне, Гыймрановлар нигезендә тупланган музейны, авыл уртасындагы түгәрәк күлне берләштергән Ислам тыюлыгы оештыру зарурлыгы турында сүз булган иде. Аны бу тантанага килгән барлык халык күтәреп алып, хуплап чыкты. Бу проектны тормышка ашыруны үз өстенә алган Мансур Гыймранов, авыл халкының ризалыгын алгач, дәртләнеп эшкә дә тотынган иде. Әмма тыюлык җирен рәсмиләштерү эше иң авыр мәсьәләнең берсе булып чыкты. Миллионнарга төшереп мәчет салу, уникаль күл булдыру кебек зур эш моның белән чагыштырганда кечерәеп тә калган шикелле. Тыюлыкны булдыру артында Равил Касыйм улы Мингалиев кебек гаҗәп тә игелекле, республикабызда мөхтәрәм затлар тора. Ә җирне рәсмиләштерүгә ярдәм итәргә тиешле, очрашкан саен ышандырудан узмаган район җитәкчелеге еш алышына. Якташлар җәмгыятенең соңгы утырышында бу проблема артыннан аерым кешеләр түгел, ә бәлки оешма үз исеменнән йөрергә тиешлеге расланды.
Якташлар җәмгыяте утырышында шушы төбәктән чыккан күренекле кешеләр бертавыштан әлеге проектка ярдәм итәчәкләрен ышандыра. «Каздорстрой» җәмгыятенең генераль директоры Р.Гарипов авыл халкының юлсызлыктан моң-зарларын ишетеп, эшлекле киңәшләрен бирде. Чөнки бу авыл, Лилия Гарипова әйтмешли, авыл туризмы бизнесы өчен гаҗәеп урыннар. Тумышы белән Әрәдән булган галим Лут Низамиев та, татар дөньясының зур тарихчы галиме Рәмзи Вәлиев тә Татар Исламының перспективасы зурлыгын бертавыштан раслый. Норлат авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Миргалимов исә бу мәсьәлә белән төптән шөгыльләнергә ышандыра. Тик авыл халкы бердәм булсын да, әлеге игелекле эшкә аяк чалучылар булмасын. Әнә Касыйм чишмәсенең шифалы суы өчен, Аллаһының ризалыгы өчен бирелгән сәдакалар да шактый җыелган икән, аны да максатчан эшкә тотарга киңәшләштеләр. Иң беренче чиратта авыл зираты коймаларын яңартуга берөлеш ярдәм булачак.
Әйе, Татар Исламында тыюлык булачак. Тыюлык ул тыелу сүзеннән алынгандыр, иң беренче чиратта начар уй-гамәлләрдән. Буыннардан-буыннарга җиткерелергә тиешле табигый һәм тарихи һәйкәлләрне җимерүдән тыелган урыннар. Изге эшкә киртәләр булмас.
Гүзәл Минһаҗева

Белешмә өчен
Татар Исламындагы күркәм үзгәрешләр Касыйм шәех белән бәйле. Кем булган соң ул?
Риваятьләрдән мәгълүм булганча, Явыз Иван Казанны яулап алгач, татарлар Касыйм шәех җитәкчелегенә берләшеп, Кабан күле Болак артында сазлыкларда яши башлый. Аны Татар бистәсенең беренче юлбашчысы дисәң дә ярыйдыр. Гомеренең соңгы елларын ул Яшел Үзән төбәге белән бәйли. Карашәм авылына кайтып төпләнә. Зөя өязе мулласы була. Халыкны агарту эшендә көч куя, дәвалау белән дә шөгыльләнә. Аның халыкны догалар укып өшкерә торган савыты, галим Ф.Фәсиев тарафыннан табылып, 1972 елда Милли музейга тапшырыла. Халык арасында аның изге булуы турында сүзләр фанилыктан бакыйлыкка күчкәч йөри башлый. Моның белән бәйле риваятьне газета бик күп тапкырлар язды. Ә Касыйм шәехнең тормыш юлын фәнни яктан өйрәнүче кеше галим Марсель Әхмәтҗановка Яшел Үзән төбәге халкы аеруча рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев