Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташкабак «уылдыгы»

Әлеге кабымлыкны әзерләүнең һәркемнең үзе яраткан рецепты күптән бар инде. Менә мондыен да авыз итеп карагыз әле, дуслар.

Кирәк:

  • Ташкабак – 5 кг
  • Кишер – 2 кг
  • Әче борыч – 2 данә
  • Суган – 1 кг
  • Татлы борыч – 1 кг
  • Исле үсемлек мае – 500 мл
  • Шикәр комы – 150 гр
  • Тоз – 2 аш кашыгы
  • Сарымсак – 1 баш
  • Аш серкәсе (9%) – 3 аш кашыгы
  • Томат пастасы – 750 гр

«Кабачки»ларны чистартып, иттарткычтан чыгартырга һәм согын сыгарга. Калган барлык ингредиентларны да чыгартырга. Барысын бер казанга салып, май, тоз, шикәр комы, томат пастасын өстәп, болгата-болгата ике сәгать пешерергә. Әзер булырга 15 минут кала аш серкәсен салып, яхшылап болгатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга.
«Уылдык» бик тәмле, хуш исле һәм бүлмә температурасында да, караңгы урынга куйсагыз, саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев