Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СССРның халык артисты Михай Волонтир вафат...

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, 82нче яшендә "Чегән", "Будулайның кайтуы" кинотасмаларында Будулай ролен уйнаган молдаван актеры, СССРның халык артисты Михай Волонтир вафат булды, дип хәбәр итә Молдова Sputnik агентлыгы ташламасы белән РИА "Новости".

Артистның тол калган хатыны Ефросинья Добындэ-Волонтир әйтүенчә, актерның үлеменә озакка сузылган авыру сәбәпче. Соңгы 2,5 айда Михай Волонтир туган шәһәре Бельцының дәваханәсендә, аннары Кишиневта Республика клиник хастаханәсендә даими дәваланган.

Медиклар әйтүенә караганда, картлык белән бәйле рәвештә актерның элеккеге авырулары көчәйгән.

Михай Волонтир россия тамашачыларына "Нужен привратник", "В зоне особого внимания", "Ответный ход", "Дмитрий Кантимер" фильмнары, "Цыган" һәм "Возвращение Будулая" телесериаллары буенча таныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев