Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спиртлы сыеклык өчен 340 сәгать мәҗбүри эш

Яшел Үзән прокуратурасы иминлек таләпләренә җавап бирмәгән спиртлы сыеклык саткан өчен гаепләп чык­кан 51 яшьлек яшел үзәнленең эше судта каралган.

Бу ир кешеләргә эчәргә яраклы дип таләпләргә җавап бирмәгән спиртлы сыеклыкның ярты литрын 100 сумнан саткан. Аны оперативниклар «тикшерү өчен» сатып алган вакытта 460 мл. белән «эләктергән». Аннан соң тоткарланучы өендә сату өчен сакланган тагын 20 000 мл.ны үзе тапшырган. Судта гаепләнүче үз гаебен таныган тануын, әмма җавап­лылыктан котыла алмаган. Аңа суд карары белән 340 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев