Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Слива агачы известь ярата

Берничә киңәш!

* Кәбестә корткычларына каршы куе шикәр сиробын әзерләгез. Аны биегрәк савытларга, әйтик, пластик шешәләргә (өске өлешен кисеп алыгыз) тутырып, кәбестә тирәсенә урнаштырыгыз. Һәр савытка чүпрә салыгыз. Ул әчи башлый һәм исе белән корткычларны үзенә җәлеп итә. «Капкын»га эләккән корткыч савытка ябышып кала.

* Яңгырдан соң бакчачыларны лайлач әкәм-төкәмнәр борчый, алар бигрәк тә җиләк ярата. «Ауга», гадәттә, кичен, төнлә һәм иртән чыгалар, ә көндез күләгәдә: куе үлән арасында яки такта астында качып яталар. Шуңа да әкәм-төкәмнәр җыелган урынга коры горчица сибегез.

* Сливаның уңыш бирүен арттыру өчен аның кәүсәсен бертигез күләмдә алынган балчык һәм известь катнашмасы белән агартырга кирәк. Катнашманы кәүсәгә мул итеп сылагыз. Известьне суга кушып сибәргә дә була (бер аш кашыгы известьне бер чиләк суга), моны аена бер тапкыр кабатлагыз. Чия, слива кебек җимеш агачларына, төшләре барлыкка килсен өчен, кальций кирәк, ә ул, белгәнегезчә, известьтә күп.
Тагын бер киңәш: слива агачы тирәсенә тимер әйберләр, иске кадак, болтлар күмеп куегыз.

Чыганак - Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев