Синоптиклар җәйнең икенче яртысына шундый һава торышы вәгъдә итә.
Россия Гидрометеорология үзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина сүзләренә караганда, атна азагында 33 градуска кадәр җылы булачак. Татарстан синоптиклары исә пәнҗешәмбе көнне үк 30 градустан югары һава торышы вәгъдә итә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар яуса, көндез явым-төшемсез булачак. Терекөмеш баганалары төнлә - 13-18 градус, көндез 26-31 градус җылы һава торышы күрсәтәчәк. Атна ахырында исә Татарстанда явым-төшемсез, эссе көннәр хөкем сөрәчәк.
Табиблар мондый эссе көннәрдә сәламәтлек турында да онытмаска кирәклеген искәртә. Сигез сәгать тынчу бүлмәдә эшләп, эсселек бәреп торган өегезгә кайтып керсәгез - организмга икеләтә авырга туры киләчәк, ди алар. Шуңа күрә табиблар челләдә иртә-кич табигатьтә йөрергә киңәш итә. Кондиционер белән дә артык мавыкмау яклы алар. Иң яхшысы - бүлмәдә дымлы чүпрәк белән тузан сөртеп, вентилятор кабызу. Эссе көнне, үзеңне мәҗбүриләп булса да, гадәттәгедән 1,5 тапкыр күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Сусауны газсыз, балсыз су белән басу зарур. Челләдә алкоголь куллану йөрәк һәм кан тамырларына зыян китерергә мөмкин.
Июль ае сынамышларга иң бай айлардан санала. Күзәтүчән кешегә аның һәр көненнән нәтиҗә чыгарырлык, ди белгечләр. Әйтик, 15 июль көнне агачларда беренче саргайган яфраклар күренсә, көз һәм кыш иртә киләчәк. 16 июльдә чебен-черки өерләре белән очып йөрсә, алдагы җиде тәүлектә яхшы һава торышы сакланачагын көт. 26 июльдә исә аеруча игътибарлы булу сорала. Бу көнне явым-төшемсез һава торышы күзәтелсә - көз уңышка бай булачак, көчле яңгырлар исә уңышның начар булачагы турында кисәтә.
Нет комментариев