Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Син яшәргә тиеш идең, Гөлсирин!

Күгәй авылы халкы бүген зур югалту кичерә. Гади, эчкерсез, киң күңелле, кара чәчле мөлаем кызны белгән һәркем өчен зур кайгы бу.

Гомеренең шаулап чәчәк аткан мәлендә, газиз өч улының яраткан әнисе, иренең өзелеп сөйгән хатыны, әти-әнисенең йөрәк парәсе, туганнары, авылдашларына кадерле булган Гөлсирин Әбделхәева вафат. Аңа бары 34 яшь иде.

Без аның белән Күгәйгә эш белән килгәч танышкан идек. Төрле юк-бар гына әйберләрдән искиткеч могҗиза тудыручы бу ханым шулчакта үзенең берсеннән-берсе матур пар аккошлары, төрле кул эшләре, җылы оекбашларын күрсәтеп таң калдырган иде. Шулчакта безне бер сорау кызыксындырды: «Кул эше белән мавыгуга сине нәрсә этәрде?» - дип сораган идек. Мөлдерәп тулган күз яшьләрен яшереп бер генә сүз әйтте:

- Авыруым...

Шулчакта бу сүзләрнең ничек куркыныч яңгыраганын белсәк икән! Шундый сәләтле, балаларым, гаиләм дип өзелеп торган Гөлсирин яшәргә дә, яшәргә тиеш иде әле. Гаиләсенең, туганнарының, авылдашларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хуш, Гөлсирин, авыр туфрагың җиңел булсын.

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев