Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем... (2нче кисәк)

Галимә апа сөйли: - Рабига булмаса, мин бүген исән булыр идемме икән, - ди. Сугышка хатын-кызларны ала башлаганнар. Галимә апаны да Норлатка военкоматка чакырганнар.

Яшь, 20-25 яшьлек кыз. Рабига апа Галимә апага: «Бераз кырыйдарак тор әле, ирләр керсен, анаң берүзе бит, керсәң сразу санитар итеп җибәрәчәкләр» - дигән. Шулай «соңга калып кереп» сугышка бармый калдым, Рабигага рәхмәт, - ди Галимә апа.
Язмамның башы - Кәвәл базары турында иде. Ул базар күптән юк инде. Шәл бәйләүчеләре дә, «спекулянт»лары да. Бүген, бәлки, шәл җыеп сатып алып, поездларда сатып йөрүчеләр - бизнесменнар булырлар иде. Кәвәлгә турыдан җәяүле юлы да юк инде.
Ә сарык йоныннан шәлне озак бәйләдек без. Шуңа да безнең авыл көтүендә ак сарыклар гына, кара сарык асрау­чылар юк дәрәҗәсендә иде. Ә ул ак сарык йоныннан бәйләнгән шәл, кабарткач, бик матур була икән. Без кабартып сатмаган бит инде аны. Күреп шаккаттым. Хәзер ул шәлләрне телевизор аша шул чор спектакльләрен күрсәтүче артистларда күрәм дә, әле һаман бар икән сез - сарык йоны шәлләре, дим. Күңел тагын Кәвәл юлына - шәл сатып йөргән юлга юнәлә. Бу юлы шәл сатмыйбыз, ә йомырка сатабыз. Атна буе җыеп килгән йомырка 43 кенә булган, күршедән ике йомырка алып торып, 45кә тутырып Кәвәлгә киттек. Өчесен өйдә пешереп ашарга ярамаганмы инде?! Әйберне сата да белергә кирәк бит әле. Безнең йомырканы арзан бәягә генә чувашлар алды, «вак» диделәр. Тавык салган инде аны, без түгел. Ул чувашлар терлек-туар асрамый, суган, тозлы кәбестә сата һәм йомырка, сөт, катык, майны сатып ала. Ник асрамаганнардыр инде.
Дәү апа шәл сатып, бер үрем суган алып кайтты. Үзе әнигә: «Шәлемне бик очсызга алдылар», - ди. Әни аны тынычландырып: «Әй, кызым, кайгырма, төшеп калмаган, менә бер үрем суган бер атнага ашка тәм чыгарырга җитә, Аллаһ боерса», - ди. Бер казан ашка суган ни тәм чыгарсын инде?

И, ул чаклар! Хәзер уйлап йөрим, безнең авыл кешесенә суган үстерергә кем комачаулады икән? Аңа бит су сибәсе юк, кая төртсәң - шунда үсә. Башка яшелчәләрне әйтмим инде, безгә су ерак.
Яз көне эш тагын да тыгызлана. Тирестән ягарга кирпеч сугасы бар. Бераз акча эшләргә кирәк Кәвәл ярминкәсенә кадәр. Өскә - күлмәк, аякка Әкрам абый тегә торган кирза чүәк аласы иде.
Июньнең 13-14ләрендә ярминкәләр булачак. Кәмит тә киләчәк Ормардан. Балчыктан ясалган сыбызгы алып сызгыртасылар бар әле...
Ярминкә алдыннан тегүчеләрнең дә эшләре тыгыз: тирестән суккан кирпечкә, Хәтимәттәй кызларга күлмәк тегә. Әниләр кечерәк балаларына зурлардан калган күлмәкләрне рәтләп кидерәләр.
Балачак, тормыш авыр, дип тормый, уйнарга вакыт таба. Кызчыклар, бакчадан ватык чынаяк кисәкләре табып, «өйле» уйный; тугыз-ун яшьлекләр чабышлы уйный. Призлары: Хәтимәттәйнең теккәннән калган кечкенә ситсы кисәкләре. Матурлары - I урынга, ямьсезрәге - II урынга. Бернигә ярамаган чүпрәк алыр өчен чабыша идек без. Әй, балачак!
Яшьләр дә, балалар да өй тирәсен чистарта, җыештыра. Тиздән, көннәр санап көткән Кәвәл ярминкәсе булачак бит. Хәлдән килгәнчә камыр ашлары пешерәләр. Кунаклар чакыралар. Сугыш чорының, аннан соңгы көннәрнең авырлык­лары берничә көнгә булса да онытылып торыр. Кәвәл ярминкәләре оныттырыр. Өч-дүрт көнгә булса да.
Рәйхана Зәйнуллина.
Бакырчы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев