Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигырь ярата торган Хәдичә әби

Хәдичә Фатих кызы Садретдинова 101нче яше белән бара инде. Ул 1911 елның 23 февралендә туган. Шундый олы яшьтәге мөхтәрәм әбиебез шигырь ярата икән. Дөрес, без аның борчулы вакытына туры килдек. Ул салкын тидереп, чирләгән булган. Хәзер менә ятып кына тора икән. Шулай да, хастага бирешмәгән -- чыдам икән Хәдичә әбиебез,...


Хәдичә Фатих кызы Садретдинова 101нче яше белән бара инде. Ул 1911 елның 23 февралендә туган. Шундый олы яшьтәге мөхтәрәм әбиебез шигырь ярата икән.

Дөрес, без аның борчулы вакытына туры килдек. Ул салкын тидереп, чирләгән булган. Хәзер менә ятып кына тора икән. Шулай да, хастага бирешмәгән -- чыдам икән Хәдичә әбиебез, Аллаһка шөкер! Температурасы төшкән инде, аз-азлап кына ризык та каба башлаган үзе. Сәламәтләнә күрсен!
Аның турында безгә кызы Разия апа сөйләп аңлатты. Билгеле, беренче сорауларыбыз хәл-әхвәл белешү булды. Өлкән яшьтәге кешене каравы авыр түгелме соң, дип тә сорадык без Разия ападан.
- Ничек кыен булсын инде - ул бит минем әнием! Һәркөн иртән аның исән булуын күреп сөенәм мин! - дип горурланып җавап бирде ул безнең сорауга.
Әни кешенең исән-имин булуына һәркем дә куана, билгеле. Хәер, 101нче яше белән барган Хәдичә әби һәрберебезнең дә горурлыгы булырга тиеш, әлбәттә.
Хәдичә әби йокысыннан уянгач, безнең кайда эшләвебезне сорады. Газета хәбәрчесе икәнлегебезне белеп алгач, шигырь сөйләргә теләвен белдерде. Разия апа аны торгызып утыртты һәм ул гаҗәп тә бирелеп шигырьләр сөйләде. Габдулла Тукайның «Күбәләк» шигыре бигрәк тә матур килеп чыкты.
Шигырь укырга һәм җырларга бик ярата торган булган Хәдичә әби. Оныкларын карап үстергәндә дә, аларны йә шигырь сөйләп, йә җыр көйләп йоклаткан... Сүз артыннан сүз чыга дигәндәй, Разия апа тора-бара әнисе һәм әтисе турында иркенләбрәк сөйләде.
... Хәдичә әби үзе Чистай районындагы Яүширмә авылыныкы икән. Шунда авылдашы Миңгалим абыйга кияүгә чыга һәм алар Яшел Үзәнгә төзелештә эшләргә киләләр. Тора-бара Миңгалим абый А.М.Горкий исемендәге заводка күчә, ә Хәдичә әби төзелештә эшләвен дәвам итә. Заманында иң зур төзелешләрнең берсе булган «Родина» мәдәният сараен салуда да катнаша ул. Биш бала тәрбияләп үстергән алар. Миңгалим абый үзе сугыштан инвалид булып кайта. Биш баланы да, гарип ирен дә Хәдичә әби үзе карый. Гарипләнгән булса да ире, Ходай ярдәме белән, 81не тутырып дөнья куйган, дип сөйләде Разия апа. Әнисенең озак яши алуын болай аңлатты:
- Безнең илдә халыкның ничек авыр яшәвен үзегез дә беләсез инде. Әнигә дә махсус шартлар тудырылмаган, билгеле. Аның болай озын гомерле булуы нәселдән килә дип уйлыйм. Әнинең туганнары ныклы булдылар. Апасы әнә 103 яшькә кадәр яшәде бит!
Озак яшәүнең сере нидә генә булмасын, бөтенебезне дә сөендереп Хәдичә әби авыруларга бирешмичә яши бирсен әле!

Ильяс Салихжан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев