Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезон башланды, яшьләр сыналды

Милләтебезне татар көрәшеннән башка күз алдына китереп булмый. Батыр егет-җилкенчәк гомер-гомергә көрәштә сыналган. Шушы көчле уеныбызны хәзер яшьләр дәвам итә, спорт түгәрәкләренә йөреп, аның серләренә төшенә, ярышларга барып, Яшел Үзән данын күтәрә. Бу өлкәдә шәһәр һәм районның балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбе шактый эш башкара. Уңышлары да күп, хәтта Урал һәм...

Милләтебезне татар көрәшеннән башка күз алдына китереп булмый. Батыр егет-җилкенчәк гомер-гомергә көрәштә сыналган. Шушы көчле уеныбызны хәзер яшьләр дәвам итә, спорт түгәрәкләренә йөреп, аның серләренә төшенә, ярышларга барып, Яшел Үзән данын күтәрә. Бу өлкәдә шәһәр һәм районның балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбе шактый эш башкара.

Уңышлары да күп, хәтта Урал һәм Себер кубокларын алып кайткан, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган спортчыларыбыз да бар хәзер. Мәктәп яшен узганнарының да киләчәге билгеле, аеруча бирелгәннәре олы спорт юлын сайлый. Аларга алмашка кечерәкләре килә. Узган шимбәдә спорт көрәше мәктәбендә сезонны бәйрәмчә ачып җибәрделәр. Аның татар көрәше ярышыннан башланып, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Равил Габдрахманов истәлегенә багышлануы белән дә үзенчәлекле. Равил Хаҗи улы милли көрәшне үстерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешен керткән шәхес булды. Ул һәрвакыт ярышларга матди ярдәмен күрсәтеп тора иде.
Әлеге традицион турнирда район һәм шәһәрдән 11-12 һәм 13-14 яшьтәге 60тан артык спортчы катнашты һәм ул Татарстан Республикасы спартакиадасына әзерлек кысасында узды.
Көрәш бәйгесе якты, чиста-пөхтә, бәйрәмчә бизәлгән, җәй көне мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгы белән ремонтланган, иркен спорт залында тантаналы башланып китте. Бәйгегә хөрмәтле кунаклар, ветеран спортчылар, тамашачылар килгән иде. Көрәшчеләрне Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин, спорт мәктәбе директоры Илдус Хәйруллов котлады, аларга җиңүләр теләде. Баш хөкемдар Илдус Рәхимов ярышның шарты һәм максаты белән таныштырды. 5нче татар гимназиясе укучылары күңелле концерт бүләк итте.
Ике келәмдә барган ярышны хөкемдарлар бәяләп, ветеран спортчылар җитди күзәтеп, ялгышларны төзәтеп, өйрәтеп, тамашачылар алкышлап торды. Яшь спортчылар көрәште дә көрәште, һәм һәркайсының җиңүгә омтылышы әллә кайдан күренеп торды. Хәзер аларга ничек булса да, тырышып, беренче урыннарны яуларга һәм алдагы мәртәбәле ярышларда катнашу хокукы алырга кирәк. Иң осталары республика күләмендәге турнирларда да катнашыр. Балалар спорт серләренә шушы мәктәптә һәм аның филиалларында төшенә. Яңа сезонда да, бу мәктәптә балаларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган, тәҗрибәле тренер-укытучылар яшь көрәшчеләрне үз канаты астына алган. Күп вакыт балаларны үстерүгә ярышлар уздырырга, яисә ярышларга алып барырга чыгымнар бик күп таләп ителеп, мөмкинлекләре бик кысан булып та, кулларыннан килгәннең барысын да эшли аларның һәммәсе. Милли җанлы иганәчеләре дә табылып тора. Менә быел безнең районда да (республикада да бар андый федерация) җирле көрәш федерациясе булдырылып, аның президенты итеп «Экоресурс» ширкәте директоры Наил Фәхретдиновны сайлаганнар. Димәк, милли көрәшне үстерүгә игътибар тагын да артыр. Ә яшьләрнең үсәсе килә, түгәрәкләргә килүчеләр дә елдан-ел арта. Моны алар шушы сезон ачылуга багышланган ярышта аермачык күрсәтте. Өметле, тырыш, максатчан һәм үҗәтләр күбесе. Алар киләчәктә Яшел Үзән даны өчен көрәшәчәк, сабан туйлары мәйданнарында да сынатмаячак.
Шулай итеп, шушы көрәш бәйгесе белән алдагы уеннарга һәм җиңүләргә рәсми старт бирелде. Хәзер бу яшь көрәшчеләргә шөгыльләнергә дә шөгыльләнергә. Җәй көне онытылганнарны искә төшереп, осталыкны тагын да арттырырга, батыр егетләр булып үсәргә кирәк. Спорт мәйданнары аларны көтә.


Менә алар, үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр: Вәлиуллин Тимур, Кәлимуллин Данил, Салаватов Айнур, Ганиев Булат, Мендилус Эдуард, Хәйруллин Рәсим, Сафин Динар, Шәфигуллин Артур, Низамиев Рушан, Гайнуллин Даут, Заһидуллин Рәмзис, Хәйруллин Азат (I урын); Нигъмәтуллин Булат, Мөхәммәтгалиев Айнур, Сабирҗанов Руслан, Хөсәенов Рәмис, Гарифуллин Мизанур, Зәбиров Алмаз, Мирхәсәнов Илсаф, Шаһиев Данис, Сабиров Айбулат, Гайнуллин Айнур, Бикмуллин Булат, Зарусцкий Илья (II урын); Саубанов Айдар, Ибәтуллин Әкмәл, Мусин Ринат, Вәлиев Инсаф, Харисов Илназ, Биктимеров Ильяс, Нәҗипов Миран, Шаһидуллин Илһам, Халиков Радик, Уразов Адел, Мусин Ришат, Измайлов Самат (III урын). Бу спортчыларны тәҗрибәле тренер-укытучылар Илдус Рәхимов, Рамил Садыйков, Илшат Камалиев, Ирек Зәйнуллин әзерли.Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев