Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау участокларынан фейкларны җәмәгать видеокүзәтү үзәгендә тикшерәчәкләр

Татарстанда барлык 2,8 мең сайлау участогы да видеокамералар белән тәэмин ителгән. Күзәтүчеләр һәм журналистлар җәмәгать күзәтүе үзәкләрендә видеокүзәтү белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

 Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иттеләр.

 

«Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә 17-19 сентябрьдә Татарстанда Җәмәгать күзәтүе үзәге эшләячәк. “Чиста сайлаулар өчен” корпусы һәм “Бәйсез җәмәгать мониторингы” ассоциациясе” иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләре камераларны күзәтеп, хокук бозулар турындагы хәбәрләрне тикшерәчәк. Бәйсез иҗтимагый күзәтүчеләр Татарстанда барлык участокларда да булачак, - дип билгеләп үттеләр палатада.



Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 2021 елның 25 августындагы карары нигезендә, Кеше хокуклары буенча региональ вәкилләр дә сайлаулар вакытында видеотрансляциядән тулысынча файдалана алачаклар.

Сайлаулар вакытында видеотрансляциядән файдалану Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга сайлау хокукларын бозу турындагы шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә, сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Трансляция өзлексез өч көн барачак, мәгълүмат бер ел сакланачак. Аңа бәхәсле очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев