Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау участокларында – «Нур»

Яшел үзәнлеләр өчен сайлау көне, зур бәйрәм буларак та истәлекле булып калыр, мөгаен.

Тавыш бирергә килүчеләр сигез сайлау участогындагы гадәти булмаган чарага да игътибар итми калмагандыр. Бу - «Нур» хәйрия фонды оештырган «Шәфкатьлелек флагы белән балалардан - балаларга» акциясе. Аның максаты - сәламәтлекләре булмау сәбәпле, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү. Шулай итеп, районыбыз кешеләре бу көнне мөһим сайлау гына ясап калмады, игелекле эш тә башкарды. Балаларның үз куллары белән иҗат иткән, меңнән артык матур-матур хезмәтләре яныннан бик күпләр битараф кына узып китә алмады. Биредә һәркем сокланырлык чигешләр, бәйләгән әйберләр, рәсемнәр, сәйләннән ясалган композицияләр һәм башка бик күптөрле эшләнмәләр бар иде.
- Әлеге акциягә шәһәрнең 3, 5, 14, 7, 17нче мәктәпләре катнашып кына калмады, ә кул эшләрен сатуга ук куйды. Кергән акча физик мөмкинлекләре чикле балалар хаҗәтенә тотылачак. Бу чарада катнашкан балаларга, әти-әниләренә һәм битараф калмаган барлык кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм, - диде «Нур» хәйрия фонды җитәкчесе Гүзәл Баһавиева.
Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев