Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау көне тиешле кысаларда дәвам итә (+ФОТО)

Яшел Үзән муниципаль районында сайлаулар оешкан төстә, бәйрәм рухында дәвам итә.

Халык күтәренке кәеф белән лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш бирә.

Көннең беренче яртысында участокларда закон бозулар әлегә теркәлмәде, ситуация тыныч. Дәүләт Думасы депутатларына кандидатларның һәм сайлаучыларның хокуклары тулы күләмдә саклана. Кагыйдәләрнең үтәлүен барлыгы 604 күзәтүче саклый. Иҗтимагый тәртип һәм закон сагына 95 участокта 170 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Алар инде бер көн алдан сайлау узачак барлык биналарны тикшереп, иминлек чараларын күргән иде.

Район Үзәк дәваханәсе җитәкчесе Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары медицина ярдәме күрсәтергә әзер, сайлау участокларына әлегә чакырулар булмаган.

Кешеләрнең гаиләләре белән һәм бер өзлексез агылуыннан, бу сайлауларның уңышлы узачагына өмет зур.

-"Мичуринский" ТОСы активыннан РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлавында барыбыз да тавыш бирдек инде. Моннан тыш, волонтерлар шәхси секторда яшәүчеләрнең өйләренә барып, бу мөһим чарада катнашырга өндәп йөрделәр. Чөнки, сайлауга барып үз тавышыңны бирүнең әһәмиятен аңлап җиткермәүчеләр дә бар әлегә. Нәкъ менә үз тавышыгызның хәлиткеч булуын онытмасак иде, - ди "Мичуринский" ТОСы председатель Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев