Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»не укучы күпсанлы шигырь язучылар арасына тагын бер кеше өстәлде

«Яшел Үзән»не укучы күпсанлы шигырь язучылар арасына тагын бер кеше өстәлде - Гөлүсә Зарипова. Юк, ургылып килеп керде ул алар рәтенә. ... Һәм йөгерек хисле теле, көтелмәгән образлары, чагыштырулары белән күңелебезне биләп алды.

Ишеттеңме син дә таң алдыннан
Бәргәләнеп җилнең елавын?
Кояш батып, ай калыккан чакта
Ешрак исте, елау тынмады.

Төне буе ай тынгылык күрми,
Күктә йолдызларын юатты.
Бик көттереп, теләмичә генә
Үкси-үкси кабат таң атты.

Көнне кичкә таба авыштырып,
Нурлар горизонтка сузылгач...
Кандай кызыл хәсрәт җанны
кисте,
Күз камашты сагыш нурыннан.

Бәргәләнеп тагын җил елады,
Үкси, үзе мине юатты.
Хәзер генә акыл аңлый, ахры:
Мин ул чакта сине югалттым...
***
Тиле икән диеп, карап көлмә,
Тилелегем шуннан чагыла:
Су булмады миңа синең сөю
Ялгызлыктан кипкән чагымда.

Мин күктәге йолдыз була
алмадым,
Яныңдагы аең булсам да.
Тик үзең дә миңа җылы хисләр
Бирмәдең шул күңел туңганда.

Сиңа кирәк иде йолдыз булып
Бөтен җирдә янып йөрүче.
Йолдыз булып балкып
янмасам да,
Бар идем мин - сине сөюче!

Без соңладык! Юк!
Син соңлагансың!
Күңел сине күпме көтсә дә.
Мәхәббәтне күмгән
салкын кабер
Калган, әнә, шыксыз үткәндә.
***
Төрле төсле гөлләр арасыннан
Бүген тагын сине эзләдем.
Сагынуым күкрәгемне яра,
Әйтмәм дигән идем, түзмәдем...

Бүген өндә тагын сине дәштем,
Кайтуыңны мең кат үтенеп.
Гел эзләдем зәңгәр күзләреңне,
Гөлләр арасына күмелеп...
Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев