Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабый бала ишегалдындагы коега төшеп үлгән

Әлеге хәл Казанның Тынычлык бистәсендә булган. Коткаручыларга хәбәр кичә кич - сәгать 8 тулып киткәч барып ирешә. Алар килгәндә 2013 елгы малайны коедан чыгарып, Республика клиник хастаханәсенә озаткан булалар инде.

Кызганычка, сабыйның гомерен саклап кала алмаганнар: ул алган җәрәхәтләреннән шул ук кичтә - 22:00 сәгатьтә вафат була.

Әлеге хәл шәхси йорт ишегалдында булган. Шунда уйнап йөргән баланың юкка чыгуын өйдәгеләр 20 минуттан соң гына абайлый. Бала комлык янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшкән була.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев