Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РТК үз хатынын яндырырга теләгән иргә карата җинаять эше ачты

Эчкечелек, тәрбиясезлек, әхлаксызлык нинди гамәлләргә генә китерми.

Хәзер типсә тимер өзәрдәй ирләр хатыннарын ут төртеп яндыра башлады. Нинди галәмәт соң бу? Нинди вәхшилек!
Бу көннәрдә Әйшә авылында чык­кан фаҗига күпләрне тетрәндерде. Ире хатыныннан үчне ничек, нинди азаплы юл белән алган бит. Әйшәнең Мәктәп урамындагы йортта чыга бу хәл. 47 яшьлек исерек ир көнләшеп 42 яшьлек хатынының өстенә растворитель сибә. Хатын эшнең нидә булуын аңлап ишегалдына чыгып йөгерсә дә, ир корбанын тиз эләктерә һәм ике дә уйламыйча шырпы сыза. Бу фаҗиганең шаһиты булган каенана киленен коткарырга ашыга, әмма өлгерми, бөтен тәнен ут чолгап алган килененең өстенә су сибеп тә, одеял ябып та карый. Шулай итеп, аның 50 процент тәне (аркасы, кул-аяклары, бите, башы, күкрәге) 1-2нче дәрәҗәдәге пешүләр ала. Аны Яшел Үзән дәваханәсенең хирургия бүлегенә реанимациягә илтеп салалар. Билгеле булганча, бу гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә: иң олы кызга - 22, икенчесенә - 19, өченчесенә 18 яшь булса, кече уллары быел 1нче сыйныфка гына укырга бара әле.
Әлфия Зыякаева.
Тулырак - газетаның 60нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X