Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәшит Мозаффаров: «Коллективым могҗиза тудырырга да сәләтле»

«Күңелләре, Идел кебек, киң, белемнәре, Идел кебек, тирән, миһербанлыклары, Идел кебек, бетмәс-төкәнмәс». Бу юллар «Идел» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең тәкъдимнәр һәм дәгъвалар китабыннан. Мин анда дәгъваларны бөтенләй диярлек күрмәдем. Рәсми рәвештә 2000 елның маеннан авыруларны кабул итә башлаган «Идел» хөкүмәтебезнең «Дәүләт хезмәтенең сыйфат стандартларын раслау турындагы» карарына ярашлы эшли. «Уңайлы мохит»...

«Күңелләре, Идел кебек, киң, белемнәре, Идел кебек, тирән, миһербанлыклары, Идел кебек, бетмәс-төкәнмәс». Бу юллар «Идел» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең тәкъдимнәр һәм дәгъвалар китабыннан. Мин анда дәгъваларны бөтенләй диярлек күрмәдем.
Рәсми рәвештә 2000 елның маеннан авыруларны кабул итә башлаган «Идел» хөкүмәтебезнең «Дәүләт хезмәтенең сыйфат стандартларын раслау турындагы» карарына ярашлы эшли. «Уңайлы мохит» прог­раммасы буенча биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барысы да стандартларга туры китереп эшләнә.
Узган ел әлеге программа нигезендә үзәктә 2 млн 600 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган. Стена тирәли тоткалар куелган, тәрәзәләр алмаштырылган, санузел, ишекләр, җылылык һәм кайнар су трассалары алмаштырылган. Хәтта видеокүзәтү җайланмаларына кадәр бар. Биредә яшәүчеләрнең барысы да диярлек уңай үзгәрешләрне күреп сөенә. Ә монда бер тапкыр килгәннәрнең инде башка шифаханәләргә бөтенләй барасы килми икән.
Шулай булмый хәле дә юк. Үзәкнең авыруларны дәвалау өчен вакыты чикләнмәгән лицензиясе бар, шуңа күрә күптөрле медицина процедуралары башкарыла. Физиопроцедуралар, массаж, дәвалау физкультурасы, аерым кеше өчен ЛФК... Даруларга кытлык юк, социаль тернәкләндерү бүлеге дә бар, психологлар да авыруны аякка бастыру өчен тырыша. Гомумән, бирегә рес­публикабызның 51 районыннан килеп дәваланалар. Пациентларның бүлмәләре иркен, барлык шартлар тудырылган. «Бездә Татьяна Евсеева, Гөлнара Зиннәтуллина, Эльвира Шәмгунова, Роза Сабирова, Римма Акопян кебек үз эшенең осталары эшли. Форсаттан файдаланып, коллективтагы барлык хезмәткәрләргә сабыр­лыклары, профессионализм, шәфкатьлекләре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Носилкага салып килгән кешеләрнең дә аякка басып китү очраклары бар. Бу әкият түгел, бу могҗизаны минем коллективым тудыра һәм мин алар белән горурланам»,- ди үзәк директоры Рәшит Мозаффаров.
Гөлкәй Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев