Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен көрәш дәвам итә

Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен шәһәрләр арасында көрәш бара.

Алар арасында Казан да бар. Он-лайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, башкалабызның өч символы - "Кол Шәриф" мәчете, Казан федераль университеты һәм Казан Кремле бәйгенең икенче этабына үтте.

Сайлап алуны "Җәмәгатьчелек" фикере фонды Бөтенроссия күләмендә халыктан сораштыру нигезендә үткәрә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган ун шәһәр сайлап алына. Барлыгы 6000 кешедән сораштыру үткәреләчәк. Ун лидер шәһәрнең исемлеге агымдагы елның 5 сентябреннән дә соңга калмыйча твоя-россия.рф сайтында күрсәтеләчәк. Тавыш бирергә ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев