Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Республика тасмасы» – Яшел Үзәндә

10 августта «Республика тасмасы» традицион акциясенә старт бирелгән иде.

Акция кысаларында «Татарстан командасы» активистлары төрле интерактив чаралар оештыра. Мисал өчен, республикабыз тасмасы Мамадыш районы кырларын - трактор кабинасында, Әлмәттә - Кама ярыммарафонында, ә Яшел Үзәндә байкерлар кулында «дөнья гизде».

Тасманың Татарстан буйлап сәяхәтенә тарихи квест фатиха бирде. Анда 30лап кеше катнашты. Маршрут башкалабызның тарихи урыннары - Иске Татар бистәсе, Петербург урамы, Казан Федераль университеты биналары аша салынган иде. Катнашучылар һәр тукталышта кызыклы сораулар бирүче милли киемле геройлар белән очрашты.

Берүк вакытта - «Татарстан командасы» иҗтимагый инициатива кысаларында интернет-эстафета да башланды. Республика чикләренә сәяхәткә чыкканда үзегез белән Татарстан әләме алырга, аның белән фотога төшәргә һәм #КомандаТатарстана#Республиканскаялента#ЯизТатарстана#ЖивувТатарстане хэштегы белән социаль челтәргә куярга тәкъдим ителә. Түбән Новгородта, Монблан тавында, Париж һәм җир шарының башка урыннарында Татарстан флагы белән төшелгән фотолар социаль челтәр аша бар дөньяга танылырга өлгерде дә инде.

Тулырак - газетаның 61нче санында.

Алия Гаязова

Марат Хәялетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X