Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Республика тасмасы» акциясе башланды

Республика шәһәрләре урамнарында волонтерлар теләгән һәркемгә Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән тасмалар таратырга кереште.

Иртәгә Яшел Үзәндә "Родина" мәдәният сарае каршында 18 сәгатьтә республика эстафетасын Яшел Үзән байкерлары кабул итеп ала.

Акциянең төп бурычы - үз республикаларын яратучы һәм аның белән горурланучы татарстанлыларны, үз тормышын Татарстан белән бәйләгән һәркемне, республиканы үстерүгә бөтен көчен һәм җанын бирергә әзер торган кешеләрне символик рәвештә берләштерү. Тасмадагы төсләр билгеле бер мәгънәгә ия. Яшел төс - өмет символы, кызыл төс - көч-кодрәт, энергияне, ә кайчагында зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсен дә чагылдыра. Ак төс ниятләрнең пакълеген, Татарстан халкының тынычлык сөючәнлеген, тынычлык һәм татулыкка омтылышын гәүдәләндерә.


«Республика тасмасы» акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Чараны оештыручылар акциядә катнашучы 1 000 волонтерның көләч йөзләре һәм изге теләкләре белән республикада яшәүчеләрнең кәефен күтәрәчәгенә ышана.

Барыгызны да "Родина" мәдәният сарае каршында 18 сәгатьтә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев