Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Реклама уен эш түгел

Җирле бюджетны тулыландыру - Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының төп бурычы.

Шундый чынагакларның берсе - реклама эшчәнлегеннән алынган табыш.
Бүгенге көнгә реклама конструкцияләрен урнаштыру өчен 109 рөхсәт бирелгән. 2016 елның 7 ае эчендә район бюджетына 1447 мең сум акча кергән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 процентка артык. Район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру өчен айлап түләнә. 2016 елның 1 августына түләү 685 мең сум, бу да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артык. Реклама эшчәнлеге алып баруга салымнан җирле бюджетка 325 мең сум кергән, ә дәүләт пош­линасы - 437 мең сум.
Реклама өлкәсендә кагыйдә бозу очраклары да күп, ягъни рөхсәтсез рекламалар эленә. Бу уңайдан АТИ чыбыркысы мондый «эшмәкәрләргә» дә эләгә. Шушы ай эчендә андыйларга карата 63 беркетмә төзелеп, 249 мең сум штраф салынган. Узган елның шушы чорында 22 беркетмә төзелгән һәм 70,5 мең сум штраф салынган булган. Шуңа күрә ЯҮМР башкарма комитетының кулланучы базары бүлеге җитәкчесе Дамир Низамов мондый реклама конструкцияләрен бары тик хакимият рөхсәте белән генә эшләнүен тагын бер кат искәртә.
Шулай итеп, белеп торыгыз: йортыгыз диварына эленгән һәр реклама корылмасы район казнасын баета. Ә сезнең йортыгызга өлеш чыгамы?
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X