Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбыз көрәшчеләре турында китап кирәк

Безнең татар халкының иң көтеп алган, иң яраткан, иң матур бәйрәмнәренең берсе - Сабан Туе бәйрәме. Хәзер исә бу бәйрәм, бөтен җир шарына сибелгән татар халкының милли бәйрәменә әверелде.


Сабан туе бәйрәмен безнең милләт кешеләре генә түгел, ә бөтен дөнья халкы ярата башлады хәзер. Элек-электән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм ике өлештән тора. Беренче өлешендә ат чабышы, ә икенчесендә татар халкының милли көрәше, аннары төрле йолалары, уеннары һәм нинди уеннар икәнен һәммәбез дә белә.
Ә минем икенче өлеше турында - татар милли көрәше турында язып үтәсем килә. Нәрсә соң ул татарча көрәш? Минемчә, татарча көрәш өч элементтан тора. Беренчесе - сөлгене билгә бәйләп көрәшү, икенчесе - көндәшеңнең аякларын җирдән ычкындыру, яисә күтәреп алу; өченче элемент - аны бик әйбәтләп җиргә сыртына китереп салу. Менә шушы кагыйдәләр йөз процентка үтәлсә - чиста җиңү санала. Элек көрәшнең дөреслеген олы яшьтәге аксакаллар хөкем итсә, хәзерге заманда профессионал көрәшчеләр хөкем итә. Татар көрәшендә элек-электән хәрәм кабул ителмәгән.
Көрәшче батырларны барлау, алар турында материаллар туплап китап чыгару идеясе өскә калыккач, үзебезнең Түбән Урысбага авылы җирлегенә кергән авыллардагы көрәшчеләрне дә барлау кирәктер дип уйлыйм. Легендар көрәшчебез Әгъзам абый Хәялиев турында язып чыккан идек бит инде. Ә хәзер менә аннан алда һәм аннан соң төрле елларда батыр булган, яисә актив мәйдан тоткан иптәшләрнең исемнәрен дә атап үтәсе килә. Аларның күбесе инде мәрхүм, шулай булса да, аларның исемнәрен тарихка кертеп калдырасы килә. Менә алар: Кече Ачасыр авылыннан Әхкәм Төхвәтуллин, Хәмбәл Баһавиев, Солтан Төхвәтуллин, Әнвәр Төхвәтуллин, Җәүдәт Хуҗин, Әхкәм Хәялиев, Илдар абый Хәйруллиннар. Яшьләрдән, инде аларны да бик яшь дип әйтеп булмый хәзер, күп мәртәбәләр авыл Сабантуенда һәм тирә-күрше авылларда батыр булып калган өч бертуган Гыйсмәтовлар: Илһам, Рөстәм, Рәмилләрне атап үтәсе килә. Рөстәм әле Әфган сугышын да үтеп, исән-имин әйләнеп кайткан егет. Дамир Гыйсмәтуллин, Әмир, Рафаэль Фәйзуллиннарның да исемнәре һәрберебезгә таныш.

Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Язманың тулырак вариантын газетаның 61нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев