Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Равил Бикмөхәммәтов истәлегенә турнир

Васильевода Равил Бикмөхәммәтов истәлегенә волейбол буенча икенче турнир узды.

Бу ярышта 7 команда катнашты. 100дән артык тамашачы җыелган иде. Алар арасында Равил Шакир улы белән бергә укыган сыйныфташларын, курсташларын, укучыларын, аны белүче һәм хәтерләүчеләр бик күп иде.

Бикмөхәммәтов физик культура укытучысы булып эшләгән. Аның бөтен педагогик стажы Васильевоның беренче мәктәбендә үтә. Ул үзенең укучыларында спортка карата мәхәббәт тәрбияли. Шуңадыр инде күбесе остазлары юлыннан китә. Бикмөхәммәтов Равил Шакир улы васильеволылар хәтерендә мәңге сакланыр.

Волейбол буенча турнир Васильевоның Советлар Союзы герое Николай Волостнов исемендәге интернат мәктәптә үтә. I урынны Васильевоның 2нче мәктәбе, II урынны Васильевоның Советлар Союзы герое Николай Волостнов исемендәге интернат мәктәбе, III урынны Васильевоның 3нче мәктәбе яулый.

Ә олылар арасында I урынны Васильевоның Советлар Союзы герое Николай Волостнов исемендәге интернат мәктәбе укытучылары, II урынны бер очко аерма белән Васильевоның 3нче мәктәбе, ә III урынны "Здоровье" (бистәдә яшәүчеләр) командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X