Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Радик Юльякшин (Elvin Grey) – иң күп концерт куючы җырчыларның берсе

Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган.

Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли. Бу һәм башка яңалыклары турында Радик Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.
- Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли бәйрәмгә чакырулар кабул иттеңме?
- Бик күп тәкъдимнәр килә, әмма бер айга ике чарада гына катнаша алам, анысы да зур вакыт аралыгы белән. Сәбәбе - яңа җырлар күп җыелды, хәзерге вакытта 10лап җыр яздырасым бар. Ә моның өчен кимендә 3 ай буе тынычлап эшләргә кирәк. Студиямдә бикләнеп иҗат белән шөгыльләнәсем килә.
- Җырлар яздыру белән беррәттән яңа программа өстендә дә эшлисең. Тамашачы аны кайчан күрә алачак?
- Яңа программаны сентябрь аенда тәкъдим итәчәкмен. Ул элеккесеннән 70 процентка аерыла. Аның үзенчәлекләре турында сөйләмим, шуңа да яңа программа бит инде ул. Халык үз күзләре белән күреп бәяләр дип уйлыйм.
- Радик, шәхси тормышыңда яңалык­лар юкмы?
- Бар да элеккечә. Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышка вакыт та юк.
- Җәйгә нинди планнар? Быел кайда ял итәргә уйлыйсың?
- Студиямдә ял итәчәкмен. Минем өчен бу - иң яхшы ял! Бәлки, тиз арада гына диңгезгә барып кайтырмын, әмма анысы да билгесез әле. Хәзерге вакытта төп эшем, максатым - «алтын» җыентыгым, аны туплау өстендә ныклап эшлим. Тамашачым аны шулай ук сентябрь аенда ишетә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев