Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS патриотик традицияләрне ныгыта (фото)

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган, истәлек һәм кайгы көне.

Бу көнне Россиядә 1941-1945 елларда һәлак булучылар искә алына. Шундый истәлек чарасы "ПОЗиС" АҖдә дә булды. POZIS бу көнне рәсми расланганчы ук уздыра башлаган иде инде.

Бүген POZISның сугыш һәм хезмәт даны монументы янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган традицион чара булды. Анда предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннар, шефлыкка алынган мәктәп укучылары, профсоюз һәм яшьләр оешмалары активистлар катнашты. Өлкән буын үзенең истәлекләре белән уртаклашты, кече яшьтәгеләр әдәби-музыкаль пролог күрсәтте.

-РФ Президенты Борис Ельцинның моңа ярашлы Указы 1996 елда чыкса да, безнең заводта истәлек җыелышларын 1991 елда - Бөек Ватан сугышының 50 еллыгын билгеләгән вакыттан ук үткәрә башлаган идек инде, - диде завод музее директоры Светлана Семенова.

Беренче җыелышлар музей базасында узган. Шундый очрашулар нәтиҗәсендә заводның тарихи мирасы тулыланган. Кешеләр фронт хатларын, архив фотографияләрен алып килгән, якыннарының фронт истәлекләре белән уртаклашкан. Тора-бара истәлек митингын уздыру урыны завод монументы янына күчкән.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлеген бер минутлык тынлык белән дә искә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X