Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда Чишмә бәйрәме гөрләде (фоторепортажның 1нче өлеше)

Узган шимбәдә Олы Ачасырда күптән көтелгән Чишмә бәйрәме узды.

Күптән көтелгән, чөнки 1993 елда ук районда беренчеләрдән булып Олы Ачасырда уздырыла башлаган Чишмә бәйрәме, соңгы елларда, ни өчендер үтми иде.

Бәйрәш чишмәсенең территориясе төзекләндерелде, чистартылды. Бәйрәм итәргә сәбәп тә бар иде. Авыл халкы кич буе күңел ачты, концерт карады, учакта пешкән ботка белән сыйланды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.

Тулырак язма газетабызның җомга санында, әлегә фоторепортаж карап, бәйрәм мизгелләрен күзәтә аласыз.

Алия Гаязова, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев