Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олимпиячеләр – безнең арада

Олы Якедә биатлончы якташыбыз - Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына төбәкара шәхси һәм команда беренчелеге узды. Ул 35нче тапкыр үткәрелүе белән тарихка кереп калды. Бу юлы да тирә-як мәктәп командалары гына түгел, Биектау районы Мәмдәл урта, Мари Иле Республикасының Петьял спорт юнәлешендәге мәктәп, Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән дә, кыскасы,...

Олы Якедә биатлончы якташыбыз - Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына төбәкара шәхси һәм команда беренчелеге узды.
Ул 35нче тапкыр үткәрелүе белән тарихка кереп калды. Бу юлы да тирә-як мәктәп командалары гына түгел, Биектау районы Мәмдәл урта, Мари Иле Республикасының Петьял спорт юнәлешендәге мәктәп, Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән дә, кыскасы, 230дан артык укучы катнашты.
Көрәш киеренке барды. Каршыга искән салкын җил дә чаңгычыларны куркытмады. Һәркайсы үз мәктәбенең данын күтәрү өчен тырышты. Ә җанатарлар - район кунаклары, укытучылар, остазлар, авыл халкы спортчыларга көч биреп торды.
Яшь үзенчәлекләренә карап, чаңгычылар 1, 2, 3, 5 чакрым арага чапты. Өч сәгатькә якын барган ярыш нәтиҗәләре шунда ук билгеле булды. Шәхси беренчелектә иң күп (18дән 10сы) призлы урынны Олы Яке мәктәбе укучылары яулады. Шуңа күрә дә күчмә кубок безнең командага тапшырылды. Мәмдәл, Осиново, Әйшә, Олы Карагуҗа, Раифа мәктәпләре дә урынсыз калмады, билгеле. Ә спорт мәктәпләре арасында икенче кубок ут күршеләребез - Петьял командасына бирелде. Яшьләр арасыннан ярышта Осиново һәм Әйшә мәктәпләренең хатын-кыз укытучылары җиңүче булды.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X