Ярышларга Идел буе федераль төбәгенең 14 регионыннан 366 кеше катнашуы көтелә. Анда 13-18 яшьлек балалар көч сынашачак. Ярышларга Яшел Үзән районының Норлат балалар йортыннанда 28 катнашучы киткән. "Виктория" командасы исеме астында чыгыш ясаучы әлеге балаларга ярышка бару мөмкинлеге Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән тудырылган.
Спартакиада программасына йөзү, мини-футбол, волейбол, стритбол, шахмат, дартс, җиңел атлетика кебек спорт төрләре кергән.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев