Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Муниципаль хезмәткәрләр ярышты

6 ноябрь көнне Яшел Үзәндә байтак спорт чаралары узды. «Маяк» укыту-өйрәтү спорт комплексы бу көнне республиканың Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Биектау, кыскасы, якын-тирәдәге 8 район спортчыларын кабул итте. Биредә республика спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Тирә-юнь районнар спортчылары Яшел Үзәнгә бары бер максат - җиңәргә дип килгән иде, шуңа күрә...


6 ноябрь көнне Яшел Үзәндә байтак спорт чаралары узды. «Маяк» укыту-өйрәтү спорт комплексы бу көнне республиканың Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Биектау, кыскасы, якын-тирәдәге 8 район спортчыларын кабул итте.

Биредә республика спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Тирә-юнь районнар спортчылары Яшел Үзәнгә бары бер максат - җиңәргә дип килгән иде, шуңа күрә спартакиаданың һәр төре буенча көрәш җитди барды. Шуны да әйтергә кирәк, ярышлар, спортның төренә карап, шәһәрнең төрле стадионнарында узды һәм спорт яратучыларга ярышларны тамаша кылырга мөмкинлек булды.
«Маяк» спорт комплексында шахмат һәм шашка, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы һәм гер күтәрү буенча көч сынаштылар.
Ярышларны Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин ачты һәм спортчыларга уңышлар теләп: «Без барлык спорт чараларында актив катнашабыз. Спартакиада - үзебезнең көчне сынап карар һәм коллегаларыбызны күзәтер, чагыштырыр өчен тагын бер әйбәт мөмкинлек», - диде ул, спортчылар каршында чыгыш ясап. Спортчыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының баш белгече Илдар Садриев та, ярышларда җиңүләр теләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Бу юлы спартакиадада дәүләт, власть органнары, кыскасы, муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Районнарда муниципаль хезмәткәрләр арасында мондый төр ярышлар Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча беренче мәртәбә үткәрелде һәм аерым спорт төрләрендә җиңүчеләр үз район данын республика күләмендә якларга әзерләнә. Бу көнне Яшел Үзән командасы җиңел атлетика буенча һәм футбол кырында җиңү яулады.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X