Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрдә беренче имтиханнар башланды

Быел шәһәр һәм район урта мәктәпләрен тәмамлаучы 667 укучының 114е алтын һәм көмеш медальгә исәп тота ала, әмма урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алганчы, берничә фәннән имтиханны уңышлы тапшырып, 11 ел дәвамында яхшы укыганыңны расларга кирәк. Укучылар, бигрәк тә бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшыручылар, алда торган сынауларга әзер. 21 март...

Быел шәһәр һәм район урта мәктәпләрен тәмамлаучы 667 укучының 114е алтын һәм көмеш медальгә исәп тота ала, әмма урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алганчы, берничә фәннән имтиханны уңышлы тапшырып, 11 ел дәвамында яхшы укыганыңны расларга кирәк.

Укучылар, бигрәк тә бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшыручылар, алда торган сынауларга әзер. 21 март көнне XI сыйныф укучылары математикадан профильле сынау тапшырды да инде. Әти-әниләр һәм балалар арасында "пробный экзамен" дип аталып йөргән бу сынауны, сораштырулардан күренгәнчә, укучылар әйбәт язган, әмма төгәл нәтиҗәләре бары тик 12-15 көннән соң гына билгеле була.

XI сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары 26 майда башлана. Бу көнне сайлап алган фән - география һәм әдәбияттан сынау тапшырырга мөмкин. Быел XI сыйныф тәмамлаучыларның барысы да, гадәттәгечә, рус теленнән һәм математикадан, өстәмә рәвештә сайлап алган тагын бер фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Укучыларның зур күпчелеге өстәмә фән буларак җәмгыять белемен сайлаган: 312 егет һәм кыз шушы фәннән сынау тотачак. Бәхеткә, физикага өстенлек бирүчеләр дә аз түгел: андыйлар - 270 кеше. Чит телләрдән, шулай ук татар теленнән имтихан (ул бердәм республика имтиханы дип атап йөртелә) бирергә теләүчеләр аз. Химия, тарих, биологиядән сынау бирергә әзерләнүчеләр байтак.

-Рус теленнән имтихан - 29 майга, математикадан 5 июньгә билгеләнде, - дип сөйли мәгариф идарәсенең өлкән методисты Светлана Савельева. - Сынаулар шәһәрдә 11нче лицейда һәм 15нче урта мәктәптә уза. Районның Идел аръягы зонасында белем алучы балалар сынауны Норлат урта мәктәбе базасында тапшырса, совхоз зонасы авылларында урнашкан мәктәпләрдә укучылар Васильевоның 2нче урта мәктәбенә бара. Нигезле сәбәп аркасында имтиханны вакытында бирә алмаучыларга аны 16-19 июнь көннәрендә тапшырырга рөхсәт ителә.

Мәктәпләрнең 1376 укучысы IX сыйныфны тәмамларга әзерләнә. IX сыйныф укучылары имтиханны шәһәрдә - 1нче һәм 9нчы лицей, 10нчы гимназия, районныкылар Норлат һәм Васильевоның 2нче урта мәктәбә базасында тапшырачак. Алар да төп - математика һәм рус теленнән имтихан бирә һәм, сайлап алып, җәмгыять белеме, физика, химия, биология, информатика, инглиз теле кебек фәннәрдән сынау тапшырырга тиеш.

фото www.росяма.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X