Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрендә булды

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрендә булды. Аны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек, казу эшләре барганда, археологлар биредә татар бистәсенә тап булганнар иде. XVI-XVIII гасырдагы биналар һәм урамнарның калдыклары табылды, агачтан эшләнгән барлык материал бик яхшы сакланган.
Хәзер бу археологик зонада Россия­дә бердәнбер булган Агач археология­се музее булдырыла, аңа охшаш музейлар Белоруссия һәм Скандинавиядә генә бар.

- Без хәзер утрауның киләчәге һәм мәдәни мирасны баету өчен мөһим булган эшкә алындык - Россиядә беренче булып Агач археологиясе музее булдырыла. Алдынгы технологияләр казу эшләре барышында табылган барлык нәрсәне саклап калырга мөмкинлек бирә. фәндә бу бик җитди, яңа юнәлеш. Ноябрьдә төп төзелеш эшләрен төгәллибез, аннан соң музейлаштыру процессы башланачак, - ди Минтимер Шәймиев.

Илсөя Завилейская.

Язманың тулырак вариантын газетаның 60нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев