Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милләткә багышланган гомер

Кешенең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Безнең Яшел Үзән муниципаль районының Бөтендөнья татарлар конгрессы бүлекчәсе менә инде сигезенче ел эшләп килә. Аның җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова белән аралашу ул үзенә бер хәзинә - татар мәдәнияте, теле, гомумән, безнең милләт дип янучы кешеләрдән берсе.

Белешмә: Әлфия Мирхәйдәрова 1947 елда Татар Исламы авылында дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул Арча педучилищесына укырга керә. Соңрак Казан дәүләт пединститутын, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын Мулла Иле мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. Педагогик стажы - 45 ел. 2006 елда Әлфия Мирхәйдәрова Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенә милли мәсьәләләр буенча баш белгеч итеп билгеләнә. Атаклы педагог, тел белгече, 2008 елдан Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, 2010 елдан Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата әгъзасы. 2013 елда Россия Федерациясенең «Успешные люди России» энциклопедиясенә кертелә.

- Әлфия Хәбировна, Бөтендөнья татарлар конгрессы Яшел Үзән муниципаль районының бүлекчәсе кемнәр белән эшли?

- Безнең бүлекчәбез үзенең эшен Яшел Үзән хакимияте, мәгариф идарәсе, мәдәният, спорт, профсоюз оешмалары, дини, якташлар оешмасы белән бергә алып барырга тырыша. Үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасы конституциясе, республикабыз­ның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү программалары өстендә эшлибез.

- Мәгарифкә тукталсак - безнең районда миллилек сакланганмы?

- 2013-2014 уку елына милли мәктәпләр челтәре сак­ланып калды. Барысы 40, шуларның 16сы - милли мәктәпләр. 1831 бала үз ана телендә белем ала. Укытучыларга килгәндә - 192 укытучыдан 94 проценты педагогик белемле, 22сендә - югары категория.

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Язманың тулырак вариантын газетаның 23нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев