Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милеккә хуҗа булырга теләсәң, ашык

1 мартта торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана, әмма бүгенге көнгә муниципаль район халкының якынча 85 проценты, гамәлдәге Россия Федерациясе законнарына нигезләнеп, фатирын хосусыйлаштырып өлгергән инде. Үзең яши торган фатирны хосусыйлаштыру туксанынчы елларда башланган иде һәм халык дәүләт тарафыннан бирелгән мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты. Хосусыйлаштырылган торак фатирны сатканда, сатып алганда, балаларга...

1 мартта торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана, әмма бүгенге көнгә муниципаль район халкының якынча 85 проценты, гамәлдәге Россия Федерациясе законнарына нигезләнеп, фатирын хосусыйлаштырып өлгергән инде.
Үзең яши торган фатирны хосусыйлаштыру туксанынчы елларда башланган иде һәм халык дәүләт тарафыннан бирелгән мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты. Хосусыйлаштырылган торак фатирны сатканда, сатып алганда, балаларга яисә оныкларга бүләк иткәндә, квартир белән бәйле бүтән процедураларны башкарганда кешегә билгеле бер җиңеллек тудырды. Әмма һәр эшнең чиге бар, шул исәптән торакны хосусыйлаштыруның да.
- Хосусыйлаштыру бюросы эшен 2011 елда «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесенә тапшырганнар иде, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә департамент җитәкчесе Олег Анисимов. - 1 мартка кадәр торакны бушлай хосусыйлаштырырга мөмкин, аңа кадәр калган ике атна вакыт эчендә, бөтен кирәкле документларны җыеп, торакны хосусыйлаштыру бүлегенә тапшырырга кирәк.
Торакны хосусыйлаштыру өчен иң беренче чиратта гариза бирүченең документы - паспорты кирәк. Гаиләдә балигъ булмаган балаларның ЗАГС биргән таныклыгы, дәүләт яисә муниципаль торакка ордер, социаль найм килешүе, торак бинаның техник паспорты, БТИдән белешмә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясе булу шарт. Бүтән төр документларның кирәк булуы да ихтимал. Чит төбәктән килеп урнашканнар элек яшәгән җирдә торакны хосусыйлаштыруда катнашмавы турында белешмә дә алып килергә тиеш. Күп еллардан бирле шәһәр һәм район территориясендә яшәүчеләр өчен торакны хосусыйлаштыру, чиратта торуны исәпләмәгәндә, зур мәшәкать тудырмый.
Фатирны хосусыйлаштыру документын, закон нигезендә билгеле бер күләмдә акча түләп, тиз арада эшләтергә дә мөмкин. Торакны хосусыйлаштыру бушлай, әмма хезмәт күрсәткән өчен күпме дә булса акча түләргә туры киләчәк.
Фатирны хосусыйлаштыруга гаризаны 28 февраль көнне дә тапшырырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Галина Хованская белдергәнчә, торакны хосусыйлаштыруга теләк белдергән гаризаны гамәлдәге законнар буенча заказлы хат белән алданрак җибәрергә, ә кирәкле документларны соңрак та туплап тапшырырга була. Интернет челтәреннән алынган кайбер мәгълүматларга караганда, торакны бушлай хосусыйлаштыру законын РФ Дәүләт Думасы депутатлары тагын бер кат тикшерергә әзерләнә һәм аңа янә төзәтмәләр кертелергә, аерым алганда, бушлай хосусыйлаштыру вакытын 2 елга озынайтырга да мөмкиннәр. Тик шулай да фатирны вакытында хосусыйлаштыру хәерле.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев