Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчет һәйкәл түгел, аңа карап узу гына аз

Татар Наратлысында зур бәйрәм булды.

Дөрес, уен-җырлы, гармунлы бәйрәм түгел иде ул, әмма һәркемнең йөрәгендә, күңелендә якты хатирәләр калдырды. Рамазан ае алдыннан шундый зур бәйрәм булу бигрәк тә сөенечле, халыкта иманлы сүзгә ихтыяҗ зур димәк. Авылыбыз мәчетенә 1996 елның маенда нигез салынды. Колхоз рәисе Хәлил Хәлилович (хәзер мәрхүм инде) төзелешне дәвам итүне авылыбызның булдыклы кешесе Рәхимулла Гайнуллинга тәкъдим итте. Җирләрне рәсмиләштерүне авыл җирлеге үз өстенә алды. 1997 елның 5 октябрендә манарага ай куелды.
Мәчетебез халык теләге белән халык акчасына төзелде. Һәркем кулыннан килгәнчә булышты. Андыйлар арасыннан Илнур Корманов, Әмир Маннапов, Фагил Габдуллин, Рәшит Хөснетдинов, Рушан Гайнуллин, Рәшит Хантимеровлар үзләреннән аеруча зур өлеш кертте. Төзелеш эшләрен армый-талмый Рәхимулла Гайнуллин оештырды, кирпеч заводы җитәкчесе кирпеч бирде, төзелеш яисә җыештыру эшләренә чакыргач, һәркем теләп килде. Рәхимулла Гайнуллин үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән бик теләп булыштылар шушы эшкә. Нурания апа төзүчеләрне тәмле-тәмле ашлары белән сыйлады.
-Мәчет эчен Сәлимә Гыймадиева кызлары эшләде. Үзегез күрәсез, мәчеткә керүе дә күңелле, - ди Рәхимулла үзе дә.
Мәчет койма бе­лән әйләндереп алынды, анда ал­ма­гачлар, карлыганнар үсә. Ишек төбенә кадәр асфальт. Авылыбызның иң матур җире кайсы дип сорасалар, ике дә уйламый мәчет яны дип җавап бирергә була.
Ә авыл тарихын Илсур Касыймовтан да яхшы белүче юк икән. Бу авылга кемнәр нигез салган, кемнәр килеп чыккан - барысын да рәхәтләнеп, җәелеп сөйләде ул.
Наратлыларны котларга районыбызның мактаулы гражданы, элеккеге Ленин исемендәге колхоз рәисе Тәлгать Гыйниятуллин да килгән иде. Ул наратлы халкын ихлас хөрмәт итә, биредәге тырыш кешеләрне ярата. 20 елдан бирле мәчетне карап торган авыл имамы Рәхимулла Гайнуллинга олы рәхмәтләрен җиткерде.
Мөслимә Таһирова.
Рус Әҗәле
Тулырак - газетаның 44нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев