Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре һәм почтальоннары бүләкләнде

Андрей Кузьмин үз бурычын намус белән башкарган хат ташучыларга һәм почта бүлекләренә рәхмәтен җиткерде.

Бүген "Татмедиа" АҖ агентлыгында 2016 нчы елның 2 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска йомгак ясалды. Узган ел белән чагыштырганда, абунәчеләрне җәлеп итү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләрне агентлык генераль директоры Андрей Кузьмин бүләкләде.

Ул язылу кампаниясенә җитди карап, аның авырлыкларын намус белән җиңеп, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хат ташучыларга рәхмәтен җиткерде. "Җиңел вакыт түгел, әмма без оптимистлар, сезнең кешеләр белән аралашу осталыгына, профессионализмыгызга ышанабыз", - дип белдерде Андрей Кузьмин. Узган язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, ул "Татмедиа" басмаларына язылу буенча гомуми тиражның 250 мең данә булуын хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда, кимүнең 8 процент булуын әйтте, әмма кайберәүләрнең фаразларына караганда моның артыграк булуын искәртте. "Россия масштабларында бу начар сан түгел. Без үз позицияләребезне саклап кала алдык. Киләсе елда да моңа ирешербез дип ышанам", - дип белдерде А. Кузьмин.

Аның әйтүенчә, кайбер басмаларга язылу тиражларын хәтта арттыруга ирешелгән. Мисал итеп, ул "Ялкын", "Безнең мирас", "Казан утлары" журналларын атап узды. "Салават күпере" журналы тиражын саклап кала алган.

Андрей Кузьмин "Ата-анаңны, якыннарыңны яздыр" акциясе нәтиҗәсендә, балалар йортлары, пенсионерлар, ветераннарның газета-журналларга яздырылганын билгеләп узды. Ул Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиковка, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, министрларга, район башлыкларына бу акциягә теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә язылу кампаниясендә бу акциянең дәвам иттереләчәген әйтте. "Без яңа команда белән яңа язылу кампаниясенә аяк басабыз. 2017 нче елда да күләмле эш башкарылыр дип уйлыйбыз", - дигән ышанычын белдерде Андрей Кузьмин.

"Авылның иң яхшы хат ташучысы" номинациясендә җиңүгә Балык Бистәсе районы Полянка авылы почтальоны Ләйлә Мусина лаек булды. Бу һөнәрдә әле ике ел гына эшләвенә карамастан, Ләйлә Рәфхәт кызы барлык нечкәлекләргә тиз арада төшенеп, югары эш күрсәткечләренә ирешкән. Быел беренче яртыеллыкта ул 286 кешене "Авыл офыклары" район газетасына яздырган. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 4 процент тәшкил итә (2015 нче елның беренче яртыеллыгында 275 кеше язылган). 300 гә якын хуҗалыклы авылда яшәүчеләрнең 90 проценты район газетасына язылган.

"Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы" номинациясендә җиңүне Мамадыш шәһәре почтальоны Рәшидә Спиридонова яулады. Ул хат ташучы булып 20 елдан артык хезмәт куя. Аның карамагында - Мамадышның төньяк өлешендә 348 йорт хуҗалыгы. Рәшидә Спиридонова 175 йортны "Нократ" район газетасына яздырган.

"Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" номинациясендә җиңү бәхете Әлмәт шәһәре почтальоны Нәсимә Фәсхетдиновага елмайды. "Знамя труда", "Әлмәт таңнары" газетасына ул 120 кешене яздырган. Алдагы елга караганда, үсеш 41 процент тәшкил итә - 2015 нче елның беренче яртыеллыгында район газетасына 85 кеше язылган булган. Нәсимә Фәсхетдинова бала чагыннан хат ташучы булып эшләргә хыялланган. Ай дәвамында ул 4 мең данә газета өләшә.

Яшел Үзәннең 10 нчы почта элемтәсе бүлеге "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге"номинациясендә җиңүгә лаек булды. Бүлек 26 мең кешегә хезмәт күрсәтә. 2016 нчы елның беренче яртыеллыгында 593 кеше "Зеленодольская правда" газетасына язылган.

Быел конкурс кысаларында беренче тапкыр "Журналлар буенча иң яхшы тираж" номинациясендә җиңүче ачыкланган. Балтач районының 461 хуҗалыклы Борбаш авылы бүлегенә тиңнәр табылмаган. 2016 нче елның беренче яртыеллыгында алар "Татмедиа" АҖ журналарына 111 кешене яздырган. Һәр дүртенче йорт "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Чаян", "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Сөембикә" журналларына теләп язылган. Бүлек башлыгы Рәсилә Һадиева "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, "Татмедиа" агентлыгына кермәгән журналларны да исәпкә алганда, беренче яртыеллыкта авылда яздырылган журналларның тиражы 168 данә тәшкил итә. Борбашлылар "Безнең гәҗит", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" газеталарын яратып укый.

Арча районара почта бүлегенең подписка участогы инженеры Рәсүлә Гафарова "Сөембикә" журналыннан махсус приз белән бүләкләнде. Арча районы хезмәткәрләре "Сөембикә" журналына язылучылар санын ике тапкыр арттырып, абунәчеләрне 214 кә җиткергән. Рәсүлә Гафаровага мода йортыннан 30 мең сумга сертификат тапшырылды.

Чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X