Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары белән очраша
2015 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры "Бизнес һәм власть : ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очраша. Эшмәкәрләр министр белән берлектә проблемалар һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча вәкил е Тимур Нагуманов оештыра. Бизнес вәкилләре...
Марат Әхмәтовка сорауларны бирү өчен эшмәкәр бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки заявканы RT@ombudsmabiz.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 елдан бирле эшли, барлыгы 16 очрашу үткәрелде.
- Безнең эшебез авыл хуҗалыгы министрлыгына фермерларның гына түгел, агросәнәгатьнең башка өлкәләрендә эшләүчеләрнең дә сораулары күп булуын күрсәтә. Без бу очрашуга крестьян-фермер хуҗалыгы , эшкәртүче компанияләр, сәүдә үзәкләре, агросәнәгать комплексының башка тармалары вәкилләрен дә чакырдык. Максатыбыз - бизнеста килеп туган проблемаларны хәл итү, оператив хәл ит. Мин барлык эшмәкәрләрне очрашуда актив катнашырга чакырам! - диде Тимур Нагуманов.
Проектлар координаторлары белән элемтәгә керү өчен телефон: 8(843) 203-44-17.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев