Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әлфия Мирхәйдәрова: “Бу минем өчен дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм” (+ФОТО)

Бөтендөнья Татар Конгрессының Яшел Үзән районы филиалы җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң, зур канәгатьләнү белән болай дип белдерде:

- Минем сайларуларда катнашмый калганым юк, үземнең гражданлык хокукыннан актив файдаланам.

- Саулаулар мөһим вакыйга. Дәүләт Думасында Татарстан командасы сафы яхшы лидерлардан туплансын өчен әлбәттә сайлауларга барырга кирәк. Минем өчен бу дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Тормышыбызның уңай яки тискәре борылыш алуы сайлау нәтиҗәләреннән дә тора. Мин күп илләрдә булдым, бик матур шәһәрләр күрдем, әмма туган Татарстаныбыздан да гүзәл җир юк. Тыныч, рәхәт, халыклар арасында тынычлык, дуслык! Шушы атмосфераны сакларга, Татарстаныбызның алга таба да чәчәк атуын тәэмин итү өчен мондый чараларда катнашырга кирәк.

- Өстәп тагын шуны әйтәсе килә, минем сайлау участогым Яшел Үзәннең 15нче мәктәбе бинасында урнашкан. Бу мәгариф учреждениесенең балаларны тукландыру комплексы һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Мин мәгариф идарәсендә эшләгән чорда да шулай иде, хәзер дә балаларны тукландыруга зур игътибар бирелә. Сайлауларга килүчеләргә дә Гөлшат Рәфкатовна җитәкчелегендәге мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре чәй янына татар халык ризыкларын тәкъдим итә.

Сайлауга килүчеләрнең күпчелеге биредә искиткеч тәмле итеп пешерелгән гөбәдия, чәкчәк, милли пәрәмәч, өчпочмакларны сатып алмыйча китми. Теләгән кеше биредә үк таныш-белешләре, дуслары белән чәй эчә ала. Сайлаудан тәмле күчтәнәчләр белән кайтучылар өйләрендә дә якыннары өчен чын бәйрәм ясарга мөмкин. Яшел Үзәннең һәр почмагында кызыклы чаралар, күңелле уеннар, концертлар бара. Шуңа күрә авыз тутырып әйтә алам - Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X