Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызлар балык тотамы?

Шулай бер мәлне, Идел буенда яшәүче Каюм абый үзенең кызы турында менә нинди гыйбрәтле хәл сөйләде. ...Без елга буенда яшибез. Шуңа күрә безгә җәйге айларда, кышын да инде, балыкка йөрү - коега суга барып килү генә кебек, ияләшкән бер мәшгульлек ул. Балыкка башта үзем генә йөрдем. Аннары малай үсә төшкәч,...

Шулай бер мәлне, Идел буенда яшәүче Каюм абый үзенең кызы турында менә нинди гыйбрәтле хәл сөйләде.
...Без елга буенда яшибез. Шуңа күрә безгә җәйге айларда, кышын да инде, балыкка йөрү - коега суга барып килү генә кебек, ияләшкән бер мәшгульлек ул. Балыкка башта үзем генә йөрдем. Аннары малай үсә төшкәч, ул иярә башлады. Ул да мавыкты шул кызыклы гамәл белән. Икенчесе кыз минем. Аны алмыйбыз, билгеле. Әнисе белән өйдә генә утырсыннар дибез. Әллә аны карарга, әллә балык тотуны... Кыскасы, су буенда артык мәшәкать кирәкми безгә. Шулай да, өченче сыйныфын тәмамлаганда ияртергә мәҗбүр булдык. Ул болай килеп чыкты. Иртәгә барабыз дип әзерләнгәндә, мине дә алып барыгыз, дип арттан калмый йөрде ул. Бала бит, үпкәләтәсе килми, бармыйсың дип өздереп каршы килмәдем. Мин зур инде дисә дә үзе, барыбер бара алмаячак ул, иртәнге сәгать дүрттә үк кузгалабыз бит без. Йоклап калыр әле, дип өметләнәм инде. Зөһрәбезне белмәгәнбез икән. Иртән ни күрик, кухня ягына абыйсы белән бергә килеп чыкты... Ишек төбенә, абыйсы йоклагачтыр инде, урындык куйган булган. Абыйсы уянып торгач ут кабызмаган, билгеле. Һәм күрмичә шул урындыкка бәрелгән. Тавышка сеңлесе сикереп тә торган. Менә кечкенә бала диген син аны! Алып барырга туры килде, елатып булмый бит баланы. Су буена төшеп җиткәч, аңа бәләкәй кармакны әзерләп бирдем дә, үзем читкәрәк китеп тирәнгә саласын карый башладым. Малай да минем тирәдә төпкә сала торганнарын әзерли башлады. Күп тә үтмәде Зөһрәнең куанычлы тавышы ишетелде: ап-ак чабакны тартып та чыгарды кызым. Минут үткәндерме - кызыл канат күренде кармагында... Эләктерә башлады шулай кызым, гел туктап тормый. Безгә комачауламады үзе, хәер, алай өзлексез чирткән чакта башкага аерыласы да килми бит ул. Бәхетле елмаюын гына күреп тордык. Байтак тотты Зөһрә шул беренче баруында ук, кайткач әнисе дә шаккатты. Менә шуннан соң калмады инде ул бездән. Бер мавыккач аерыламы инде! Үзе тиз өйрәнде, артык йөк булмады. Мактана дип уйламагыз, әллә мавыгып тырышканга инде, балыкны һәрвакыт яхшы эләктерә иде Зөһрә. Техникумга укырга киткәнче бездән калмады, Идел буена йөрде. Ахыры әйбәт булды дип әйтәсем килә. Өйгә файда китерсә дә, иң зур файдасы үзенә тиде диде әнкәсе. Шулай кечкенәдән су буена йөргәч, чыныгып үсте балабыз. Грипп та, салкын тиюләр дә - бер нинди чир дә интектермәде аны, Аллаһка шөкер!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X