Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешеләргә бәйрәм бүләк итеп

Хәйруллин фонды күпләрне мул табын, игътибар һәм кайгырту белән сөендерде. 25 октябрь көнне иң изге мөселман бәйрәмнәренең берсе саналган Корбан гаетендә Яшел Үзән районы мәчетләрендә Хәйруллинның хәйрия фонды катнашында табыннар оештырылды. Ул көнне республиканың 6 районында һәм Казанда 5 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше, инвалид һәм ярдәмгә мохтаҗлар бәйрәм табынына...

Хәйруллин фонды күпләрне мул табын, игътибар һәм кайгырту белән сөендерде. 25 октябрь көнне иң изге мөселман бәйрәмнәренең берсе саналган Корбан гаетендә Яшел Үзән районы мәчетләрендә Хәйруллинның хәйрия фонды катнашында табыннар оештырылды.

Ул көнне республиканың 6 районында һәм Казанда 5 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше, инвалид һәм ярдәмгә мохтаҗлар бәйрәм табынына җыелды.
- Безнең фонд оешканга 8 ел һәм безгә нинди дә булса проблемасы булган яки бәлагә юлыккан кешеләр мөрәҗәгать итә икән, без һәрчак аларга ярдәм итү мөмкинлеген табабыз, - Фонд директоры Ирина Волостнова. - Дини бәйрәмнәр вакытында аз тәэмин ителгән кешеләр өчен табын оештыру безнең өчен күркәм гадәткә әверелде. Ә Корбан бәйрәме алдыннан без Татарстанның 74 мәчетенә сарыклар бирәбез. Корбан итеннән барлык мохтаҗлар, шул исәптән өлкәннәр өчен ике интернат-йортта яшәүчеләргә хәйрия ашлары әзерлибез. Казанда Идел буе һәм Яңа Савин районнарында ике мәчеттә, шулай ук 132 һәм 113нче мәктәпләрдә 400 кеше өчен табын кордык.
Әлбәттә инде, табынның төп нигъмәте - сарык итеннән шулпа, ә икенче ашка - яшелчә белән сарык ите булган. Табынга төрле җиләк-җимеш - алма, мандарин, киви, банан да мул куелган, ә шикәрле һәм җимешле чәйне гөбәдия, кош теле, чәкчәк, пироглар белән эчкәннәр.
Чара бик җанлы һәм күңелле узган. Мул бәйрәм табыны кешеләр өчен тагын бер тапкыр җыелып аралашу, Коръән уку һәм, гомумән, тормышка сөенү өчен, сәбәп булган. Кунакларның барысы да өйләренә күтәренке кәеф белән таралышкан, бәйрәм оештыручылар өчен, рәхмәт сүзләрен яудырган, ә кайберәүләр күршеләре һәм якыннары өчен тәм-том да алган.
Казанда яшәүче пенсионер Венера Глазина Фондның хәйрия ашына беренче тапкыр килгән:
- Мин мәчеткә йөрим, намаз укыйм, - ди ул. - Быел гарәп телен өйрәнә башладым. Монда чакыруларына бик сөендем. Бар да бик тәмле булды! Безгә шундый бәйрәмнәр оештыручы кешеләр булган өчен, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлебез!
Ә 83 яшьлек Рауза Мәгъсүмовага шулпа шулкадәр ошаган ки, аштан соң ул таягына таянып, пешекчеләрдән әлеге ризыкның серен сорашырга килгән. Гомер буе сарык итеннән ризыклар әзерләсә дә, аныкы бу кадәр йомшак булып пешми икән.
- Безнең өчен искиткеч Корбан бәйрәме оештырдылар! - дип сөенә Рауза Тәүфыйковна. - Ходай аларны сәламәтлекләреннән аермасын! Мин сугышта катнашкан кеше һәм сәламәтлегем дә шәптән түгел. Шуңа да мин өйдән сирәк чыгам. Тик мине мондый бәйрәмнәргә чакырсалар, бик теләп киләм. Дөрес, узган ел мин хастаханәдә идем - умыртка баганасын имгәттем, шуңа да килә алмадым. Ә бүген улымнан бирегә китереп куюын сорадым. Бар да бик ошады! Кәеф тә күтәрелде. Үземне яшь һәм бәхетле итеп хис итәм!
Хәер, Корбан гаете хөрмәтенә оештырылган хәйрия табыны бирегә килүчеләрдә дә, аны оештыручыларда да бары шатлык хисләре генә тудыра. Чөнки бу бәйрәм кешеләрне бер-беренә якынайта, изгелек һәм мәрхәмәтлелек билгесе булып хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев