Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Казанны яуларга килдем»

«Әткәй-әнкәй белән», «Абый», «Туй җыры», «Кыр казы», «Сагыш җилләре», «Көтүче», «Сәгатьләрдә вакыт серләре», «Син минеке була алмадың» кебек радио-телевидениедән еш яңгыраган көйләрнең автор-башкаручысы белән таныштыруны сорап, редакциябезгә хатлар килә, яшьләр шалтырата да. Әлеге һәм укучыларыбыз яратып өлгергән тагын бик күп җырларны Башкортстанның бик тә талантлы егете Вадим Фәтхинуров иҗат иткән....

«Әткәй-әнкәй белән», «Абый», «Туй җыры», «Кыр казы», «Сагыш җилләре», «Көтүче», «Сәгатьләрдә вакыт серләре», «Син минеке була алмадың» кебек радио-телевидениедән еш яңгыраган көйләрнең автор-башкаручысы белән таныштыруны сорап, редакциябезгә хатлар килә, яшьләр шалтырата да.
Әлеге һәм укучыларыбыз яратып өлгергән тагын бик күп җырларны Башкортстанның бик тә талантлы егете Вадим Фәтхинуров иҗат иткән. Шушы көннәрдә Вадим һәм аның иҗатташ дусты Разил Камалов редакциябездә кунакта булып китте. Әңгәмәне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
- Вадим, килүегезнең максаты турында сөйләшүгә керешкәнче, үзегез белән тулырак таныштырып китсәгез, әйбәтрәк булыр иде. Ишетеп белүемчә, Сез - бай табигатьле башкорт ягыннан.
- Тумышым белән Башкортстанның Аскын районыннан мин. Җырга-моңга гашыйк әти-әнием, туганнарым шунда яши. Урта мәктәпне дә авылда тәмамладым.
- Җыр, музыка дөньясына ничек килеп кердегез?
- Мәктәпкә укырга кергәнче үк, 4 яшьләр чамасында җырлап йөри идем инде мин. Җырга сәләтем әти ягыннан күчкән, хәер, туганнарымның һәркайсы бик матур җырлый. Мәктәптә укыганда ук, матур җырлыйсың дип, авылда, район үзәгендә уза торган концертларга, очрашуларга гел чакыралар иде. Бераз үсә төшкәч, республикада, якын чит төбәкләрдә үткәрелгән җыр бәйгеләрендә дә катнаша башладым. Соңрак Россия күләмендә узган бәйгеләрдә дә. Конкурсларда, фестивальләрдә җиңү яулап алган диплом, грамоталарның исәбе-хисабы юк. Халкыбызның моңлы көйләрен, композиторлар әсәрләрен җырлап йөри-йөри үземнең дә көйләр иҗат итә башлавымны сизми дә калдым.
- Җанга, күңелгә кайсы якынрак: сәхнәдә зал тулы тамашачы каршында җырлаумы әллә кеше-фәлән комачауламый торган тын өйдә көйләр иҗат итүме?
- Әлегә икесен дә тигез күрәм. Минем өчен иң мөһиме - тамашачының мине җылы, яратып һәм хөрмәтләп кабул итүе.
- Вадим, нинди темалар аеруча якын?
- Әлбәттә, әти-әни, туган җир, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт турындагы җырларны яратып башкарам. Тормыштан алынган темалар. Халкыбыз кичергән сугыш турындагы җырлар да бар репертуарымда.
- Җыр, белүебезчә, өч кешенең иҗат җимеше: шагыйрь, композитор, башкаручының. Ә Сез берьюлы ике рольдә - көйләр иҗат итеп, аны үзегез үк халыкка ирештерәсез. Кайсы шагыйрьләр, кемнәр белән иҗади дуслык урнаштырдыгыз?
- Байтак шагыйрь үзенең шигырен тәкъдим итә, тик мин үземнең күңел халәтемә туры килгәнен генә сайлап алам. Шигырьнең сүзләре минем өчен бик тә мөһим. Халык күңелен яулап алыр өчен, шигырьнең мәгънәле, ниндидер тәрбияви роле булырга тиеш дип исәплим. Хәзерге тел белән әйтсәк, изюминкасы булсын. Бүгенге көндә Рамил Чурагулов, Фердинант Гайсин, Рушания Арсланова, Радик Хәкимҗанов, Вазыйх Фатыйхов, Гөлсәрвәр, Расих Шагаев сүзләренә иҗат ителгән җырларым бик популяр.
- Кемнәр башкаруында?
- Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Илназ Бах, Диләрә Илалетдинова, Алия Исрафилова, Рөстәм Закиров кебек халкыбыз мәхәббәтен яулап алган җырчылар репертуарында бар җырларым.
- Ә Сез кемнәрне яратып тыңлыйсыз?
-Илһам Шакиров кебек бөек җырчыларны тыңлап үскән егетләр без. Шулай да миңа, син Башкортстанда яшәгәч, Айдарны яратасыңдыр инде диләр. Салават та үзебезнеке, Башкортстаннан. Икесенә дә хөрмәтем зур.
- Димәк, Айдар, Салаватлар кебек, Казанны яуларга килдегез инде?
- Өстенә бастыгыз. Җырчылар турында сүз чыккач, әйтеп бетерим. Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев үзенчәлекле тавышка ия. Саный китсәң, күп инде алар. Хәмдүнә Тимергалиева концертын карарга яратам: аның сәхнәдә үзен-үзе тотышы ошый миңа. Тавышы да, костюмнары да, җырлары да тамашачы зәвыгына туры килә.
- Вадим, язгы кояшлы көндә Сезне Яшел Үзәнгә нинди җилләр ташлады?
- Белгәнебезчә, халкыбыз искиткеч зур бәйрәм - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында Яшел Үзән тамашачыларына, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугыш елларында тылда армый-талмый хезмәт куйган милләттәшләребезгә күңел түрендә җылы хатирә итеп озак еллар сакланырлык бер бүләк ясыйсы килү теләге туды. Яшел Үзән тамашачысына бүләккә «Бер күрешү - бер гомер» дип аталган зур концерт программасы әзерләдек.
- Анда кемнәр катнаша?
- Үзебезнең тулы иҗат төркеме бар. Разил Камалов - җырчы, баянчы, кыскасы, универсаль музыкант. Җырчылардан Гүзәл Мәхмүтова, Алсу Хуҗинаны атар идем. «Сәйдәш» бию театры артист-биючеләре белән иҗади дуслык урнашты, гастрольләрдә без һәрвакыт бергә.
- Гастрольләр турында сүз чыккач, кайсы якларда чыгыш ясавыгызны да әйтеп китегез әле?
- Без аяк басмаган шәһәр сирәктер: Чиләбе, Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа ... Татар кайда - без шунда. Кая гына барсак та, бик җылы каршылыйлар.
- Энергиясе ташып торган сәләтле яшь егеттән гаиләсе турында сорамыйм. Бөтен серне дә ачып бетерәсе килми.
- Гаилә мәсьәләсендә бар да тәртип: хатыны, өч яшьлек улы Илшат бар дип язарга онытмагыз.
- Яшел Үзәндә концертыгызның тамашачы өчен бушлай икәнен беләм. Шулай да спонсорыгыз кем?
- Концертның зур чыгымнар таләп итүен әйтеп тормыйм. Сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен махсус әзерләнгән концертыбызның спонсоры бар. Ул - Казандагы «ФинДом» ширкәте һәм аның генераль директоры Финат Ралиф улы Мөхәммәдиев. Без аңа бик рәхмәтле. Концертны караган тамашачылар да аңа рәхмәтле булып калыр дип ышанам.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев