Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда әтисе идәнгә ыргыту аркасында яшь бала үлгән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан 23 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" пунктына (сабый баланы үтерү) туры килгән явыз гамәл кылуда шикләнелә.

20 май көнне Казандагы бер хастаханәгә башы нык имгәнгән 2015 елда туган кыз бала китерелә. Ике көн узу белән сабый бала вафат була. Оператив тикшерү барышында 23 яшьлек ир-ат - кыз баланың әтисе тоткарлана.

Тикшерү фаразлары буенча, күршеләрендә вакытта исерткеч эчемлек кулланган хәлдә әлеге ир-ат хатыны белән бәхәскә керә. Алай гына да түгел тормыш иптәшенә һәм аның кулындагы баласына суккалый башлый. Шуннан ир-ат урындык алып селтәнергә тотына. Ләкин бүлмәгә килеп кергән фатир хуҗасы аны читкә сөйрәп алып кала.

Күпмедер вакыт узгач, әлеге ир-ат хатыны кулыннан баланы тартып ала һәм башы белән өстәлгә бәрә. Әни кеше баланы кабат үзенә ала. Явыз ата тукталып калмый - баланы кабат тартып алып, идәнгә ыргыта. Сабыйның кинәт елаудан туктавын күргәч, үзе үк ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү органнары үтенече буенча, суд аны сак астына алу турындагы карар чыгарды. Тикшерү эше дәвам итә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев